Соңгы яңалыклар

Сак булыгыз — кош гриппы

Кошлар гриппы — кошларның сулыш, ашказаны юлларын зарарлый торган йогышлы авыру.

Ул кыргый кошлардан йорт корт-кошларына, аннары кешегә йогарга мөмкин. Авыру йоктырган кошта йокымсырап утыру, гырлап сулау, яшь агу, муен яки аяклар параличе кебек симптомнар кузәтелә. 

Тирә-як районнардан кош-корт сатып алганда, сатучыдан ветеринария справкасын сорарга онытмагыз. Сатып алганнан соң, кошларда югарыда язылган симптомнар күзәтелгән очракта, районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итү кирәк була.

Йорт кош-кортларын бу йогышлы авырудан саклау максаты белән, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы Министрлыгы Законы нигезендә — ачык сулыкларда, урамнарда йорт кош-кортларын йөртү тыела.

Ленар Сабиров, «Россельхознадзор»ның Татарстан буенча дәүләт инспекторы

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев