Контрольнең көчәйтелүе штабның «кайнар линия»сенә татарстанлылардан урамда халыкның күп булуы турындагы күпсанлы шалтыратулар алыну белән бәйле
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү вакытында патрульләүне көчәйтергә кушты.Бу турыда Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
Оператив штабның «кайнар линия» телефонына республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр шактый күп алына. Алар санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булудан зарлана, сәламәтлекләре өчен курку сәбәпле, чаралар күрелүне сорый.
Бу уңайдан республика Президенты бүгеннән шәһәрләрдә патруль эшләрен көчәйтергә кушты. Патруль махсус хезмәтләргә йөкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановның 6 апрельдә чыккан махсус карары нигезендә, административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзергә вәкаләтле оешмалар исемлеге шактый киңәйтелде.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев