Россиядә шикәр комы һәм йомырка аеруча нык кыйммәтләнгән
Соңгы яңалыклар

Россиядә шикәр комы һәм йомырка аеруча нык кыйммәтләнгән

Бәяләр декабрь аенда күтәрелгән.

Росстат 2018 елда куллану бәяләре аналитикасын бастырып чыгарган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Статистикадан күренгәнчә, барыннан да элек азык-төлек (4,7 процентка) кыйммәтләнгән. Шикәр комының бәясе – 28,9, йомырка – 26, ит 10 процентка диярлек арткан.

Бәяләр декабрь аенда аеруча нык күтәрелгән. Биредә, беренче чиратта, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында сүз бара.

Азык-төлек булмаган товарлар арасында тәмәке – 10, дарулар – 4,6, бензин 9,4 процентка кыйммәтләнгән.

Татар-информ

Фото: архив tatar-inform

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/11/178612/

Фото: архив tatar-inform

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев