Соңгы яңалыклар

Россиядә коронавирус белән авыруның беренче очраклары теркәлгән

Авыручылар икесе дә Кытай гражданнары

Россиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы ачыкланды. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Авыручылар икесе дә Кытай гражданнары. Зарарланган бер кеше - Байкал артында, икенчесе -Төмән өлкәсендә.

Роспотребнадзор вәкилләре хәбәр итүенчә, хәзер чир йоктырган кешеләрнең хәле тотрыклы, ә вирусның алга таба таралу куркынычы бетерелгән.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев