Россиянең барлык мәктәпләре биш көнлек уку атнасына күчерелергә мөмкин
Кайбер мәктәпләрдә элеккечә алты көнлек уку атнасы гамәлдә, шуңа күрә мәҗбүри дәресләр шимбә көннәрендә дә уза.
Вице-спикер Владислав Даванков җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары барлык мәктәпләрне 5 көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим итте. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова исеменә юлланган мөрәҗәгать белән РИА Новости танышкан. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча мәҗбүри дәресләрне дүшәмбедән җомгага кадәр уздырырга тәкъдим ителә. Шул ук вакытта шимбә көнне дәрестән тыш, мәдәни, спорт һәм башка тәрбия чаралары уздырырга телиләр.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев