Россиядә укытучылар өчен яңа гарантияләр билгеләнде
Россия Президенты Владимир Путин мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен өстәмә гарантияләр һәм ярдәм чараларын билгеләүче указга кул куйды.
Документ нигезендә, яшь педагогларга аерым игътибар биреләчәк. Хезмәт юлын беренче тапкыр башлаган укытучыларга кимендә бер ел дәвамында остазлык ярдәме күрсәтеләчәк. Бу яшь белгечләргә һөнәргә җайлашырга, тәҗрибәле хезмәткәрләр ярдәмен алырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, педагогларга һөнәри эшчәнлек һәм хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге булачак.
Тагын бер ярдәм чарасы — 25 елдан артык хезмәт стажы булган укытучыларга «Хезмәт ветераны» исемен бирү мөмкинлеге.
Шулай ук указда педагоглар өчен мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә өстәмә мөмкинлекләр каралган. Укытучылар дәүләтнең электрон белем бирү ресурсларыннан бушлай файдалана һәм музейларга айга кимендә бер тапкыр бушлай керә алачак.
Документта укытучы һөнәренең аерым статусы һәм җәмгыять өчен мөһимлеге дә билгеләп үтелә. Яңа чаралар педагог хезмәтенең абруен күтәрүгә һәм мәгариф системасында эшләүче белгечләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев