Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рос­сия милли гвардиясенең Кукмара районы буен­ча бүлекчәсе җитәкчесе Мар­сель Сөләйманов: Безнең төп мак­сат – җәмәгать тәртибен саклау

27 март - Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләре көне.

27 мартта Россия мил­ли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте ое­шуга 10 ел тула. Шушы вакыт эчендә структу­ра җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә ышанычлы терәккә әверелде.

 

Бүлекчәнең төп бу­рычлары, соңгы елларда эшчәнлектәге үзгәрешләр, хезмәткәрләргә куелу­чы таләпләр һәм башка мәсьәләләр турында Рос­сия милли гвардиясенең Кукмара районы буен­ча бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Мар­сель Сөләйманов белән сөйләштек.

 

– Безнең төп мак­сат – җәмәгать тәртибен саклау, үзебезнең кара­мактагы объектларның иминлеген тәэмин итү, тиешле маршрут буенча күзәтү эшләре алып бару. Сигнал бирүнең заман­ча чаралары һәм махсус әзерлекле хезмәткәрләр ярдәмендә 260ка якын социаль инфраструк­тура объектын (район­дагы барлык мәктәп, балалар бакчалары, сәүдә үзәкләре, ком­мерция объектлары), 100дән артык фатир һәм шәхси йортны саклый­быз. Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә террорчылык һәм экс­тремистлыкка каршы иминлек тәэмин ителә. Үзәкләштерелгән күзәтү пультына тоташтырыл­ган объектлардан сигнал килүгә, тиз арада урын­га чыгып, сәбәбен ачыклыйбыз. Һәр хезмәткәр, теләсә нинди вәзгыятьтә югалып калмас өчен, тиз һәм дөрес карар кабул итә белергә тиеш, – ди бүлекчә җитәкчесе.

 

 

Полиция майоры сүзләренә караганда, тот­карлау төркеме егетләре иртәнге сәгать җидедә эшкә керешә һәм бер тәүлектән соң гына сме­наны тапшыра. Алар 24 сәгать дәвамында урам­нарда, паркларда тәртип саклый, хокук бозулар­ны кисәтүдә һәм гадәттән тыш хәлләрдә халыкка ярдәм итүдә актив кат­наша.

 

– Коллективта 30дан артык кеше хезмәт куя. Егетләрнең һәрберсе фи­зик яктан нык, һөнәри як­тан тәҗрибәле, осталыклары югары. Алар даими рәвештә әзерлекләрен камилләштерә, һәр квар­тал саен зачет тапшы­ралар. Автоматтан ату, җиңел атлетика, үз-үзеңне саклау алымна­ры һәм башка юнәлешләр буенча да күнегүләр үткәрелә. Шулай ук хезмәткәрләр өч айга мах­сус хәрби операция зона­сына командировкаларга да җибәрелә, – ди Марсель Сөләйманов. – Сменага чыккач, бер маршрут­та 30 чакрымнан артык юл үтелә. Без Кукмарада гына түгел, Зур Кукмара, Манзарас, Кәчимир һәм Киндеркүл авыллары аша да үтәбез. Хокук бозучы­лар булганда, аларны тот­карлап, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә тапшырабыз. Узган ел бер бер ир икенчесенә пычак белән һөҗүм иткән иде. Безнең төркем тиз арада урынга килеп, аны корал­сызландырды, ашыгыч ярдәм күрсәтү бригада­сын чакырды. Шулай ук бер карак та безнең под­разделение егетләре та­рафыннан тоткарланды. Берничә транспорт кат­нашында юл фаҗигасе килеп чыкканда, янгын­нар вакытында юллар­ны чикләү эшләрендә дә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә ярдәм итәбез.

Россия милли гварди­ясе хезмәткәрләре спорт­та да сынатмый. Алар 2021 елда Гали Дәүлиев исемендәге Кубокка һөнәри осталык буенча уздырылучы республика бәйгесендә 30 подразде­ление арасында дүртенче урынга чыкты, ә 2024 елда өченче урынны яу­лады.

 

Соңгы елларда Рос­сия гвардиясе тех­ник яктан да ныгый, хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсе арта. Зама­на таләпләренә җавап биргән алымнар кулла­нып, алар үз бурычларын нәтиҗәле башкара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев