Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре ныгый: Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылды
Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, 25 яшьлек Гитика ханым җитәкчелегендәге консуллык үзенең эшчәнлеген башлап, Россия-Һиндстан хезмәттәшлеген яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк.
Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылды. Бу хакта Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановның матбугат сәркатибе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
Тантаналы ачылыш Мәскәүдә Һиндстан тышкы эшләр министры Субраманьям Джайшанкар катнашында узды. Генконсул булып 25 яшьлек Гитика ханым торачак. Консуллык киләсе атнадан эшли башлаячак.
«Тантана Мәскәүдә Һиндстанның тышкы эшләр министры катнашында узды. Гитика ханым (генконсул) бүгеннән Казанда үз миссиясен башлый», — дип яза Галимова.
Россия һәм Һиндстан мөнәсәбәтләре актив үсә. Әйтик, бер ай элек Казанда «TIME: Россия-Индия» бизнес-форумы узган иде, анда Россиянең 35 субъектыннан һәм Һиндстанның 22 административ бүленешеннән 3500 кеше теркәлгән иде. Чара үзе, экспертлар бәяләвенчә, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа үсеш ноктасы булачак.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев