Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Кукмара укучылары белән очрашты

Кукмара өченче урта мәктәбендә «Кече Ватан — яшь буын өчен мөмкинлекләрнең яңа чыганагы» дигән темага парламент дебаты узды.

Кукмара өченче урта мәктәбендә «Кече Ватан — яшь буын өчен мөмкинлекләрнең яңа чыганагы» дигән темага парламент дебаты узды.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, Кукмара өченче урта мәктәбе директоры Диләрә Ганиева, белем йортының өлкән сыйныф укучылары катнашты.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Кукмара укучылары белән очрашты

Очрашуда сүз башлыча патриотлык, Ватанга булган мәхәббәт турында барды.

«Яхшы тормышта яшәү, хезмәт кую өчен районыбызда бар мөмкинлекләр дә тудырыла. Без бик күп кенә программаларда актив катнашабыз. Парк-скверлар, мәктәп, балалар бакчалары, социаль учреждениеләр, спорткомплекслар, йортлар төзелә, төзекләндерелә, юллар салына һәм алга таба да бу юнәлештә эш туктап калмаячак. Авыл хуҗалыгы районы булуга карамастан, бездә сәнәгать тә үсештә, яңа сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә, яңа заводлар ачыла. Әмма әлеге предприятиеләрдә хезмәт кую өчен безгә кадрлар, тирән белемле белгечләр кирәк. Сез, яшьләр, үзегезнең кече Ватаныгызның патриотлары булырга, шунда гомер итеп, үсешкә ирешергә тиеш. Бәлки арагызда булачак район башлыклары, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары да утырадыр. Киләчәк — сезнең кулда. Мәктәпне тәмамлап, уку йортларында һөнәр алганнан соң кабат туган якка кайтырсыз дип ышанам», — дип билгеләп узды район башлыгы Сергей Димитриев. 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Кукмара укучылары белән очрашты

Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов та үзенең чыгышында патриотлык темасын ассызыклады, укучыларга махсус хәрби операция барышының мәгънәсен дә төшендерде. 

«Һәр кеше үзенең яшәү урынын билгеләгәндә өч мөһим юнәлешкә игътибар итәргә тиеш. Беренчесе — торак мәсьәләсе, икенчесе — лаеклы хезмәт хакы булган эш урыны, өченчесе — әйләнә-тирәдәге шартлар. Боларның барысын да яхшылап карыйсың, уйлыйсың һәм үзеңә нәтиҗә ясыйсың. Кукмара — һәрчак үсештә булган район. Сездәге мөмкинлекләр зур шәһәрләрдән ким түгел. Элеккеге Кукмара белән хәзергесе арасында аерма бик зур, хәзер аны танырлык та түгел. Микрорайоннар үсеп чыга, тораклар, заводлар төзелә, бар җирдә чисталык. Бик рәхәттә яшисез. Шуның өчен дә мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне дә онытасы түгел. Алар — һәммәсе дә Геройлар, Ватанның, халкыбызның иминлеге өчен көрәшүче батырлар», — диде Анатолий Иванов. 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Кукмара укучылары белән очрашты

Чыгышлардан соң сорауларга җавап бирелде. Укучыларны спикерларның балачак хыяллары да, яңа эш урынында килеп туган авырлыклар да кызыксындырды, шулай ук имтиханнар белән бәйле сорау да игътибардан читтә калмады.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев