Республикада «Каршы як полосасы» операциясе дәвам итә
Юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, узганда хәвефкә бармаска һәм юлдагы иминлекнең һәркемгә бәйле булуын истә тотарга чакыралар.
Республикада 28 июльгә кадәр булачак «Каршы як полосасы» профилактик чарасы дәвам итә. Аның төп максаты — каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен киметү.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 2026 ел башыннан каршы як полосага чыгу аркасында республикада 98 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге аварияләрдә 49 кеше һәлак булган, тагын 156 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Кукмара районында ел башыннан булган 6 юл-транспорт һәлакәтенең икесе каршы як полосага чыгу һәм каршы килгән транспорт белән бәрелешү сәбәпле килеп чыккан. Бу аварияләрдә 4 кеше зыян күргән, шуларның икесе — балалар.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: каршы як хәрәкәт полосасына законсыз чыккан өчен 7 500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабат хокук бозган очракта йөртүче бер елга машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга мөмкин.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлдагы иминлекнең һәркемгә бәйле булуын истә тотарга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев