Район Мәдәният йорты каршында оештырылган “Ике йөрәк” танышу клубының очрашуы үтте
Очрашу якыннан танышудан башланып китте
Район Мәдәният йорты каршында оештырылган “Ике йөрәк” танышу клубының очрашуы үтте. Бу чарага 38-44 яшьләрдәге ир-егетләр һәм хатын-кызлар чакырылып, барлыгы 16 кеше катнашты. Очрашу якыннан танышудан башланып китте һәм җылы аралашу, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләр, җыр-уеннар белән үрелеп барды, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты, “Ике йөрәк” клубы җитәкчесе Фәрзия Сәлламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев