Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рамазан аеның 10 үзенчәлеге турында

Хәдисләрдән мәгълүм булганча, Рамазан аенда Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре исә ябыла, шайтаннар богауланып иректән мәхрүм ителә.

Рамазан аеның барыбызга да мәгълүм булган беренче үзенчәлеге — бу айда мөэмин-мөселман халкы фарыз булган уразаны тота, ягъни Аллаһ әмере буенча таңнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан, гомумән, шәһвәт теләкләреннән тыелып тора (2:185).

Икенче үзенчәлек — әлеге айда изге Коръән китабы иңдерелә башлады: 610нчы елның Рамазан аенда Җәбраил фәрештә Аллаһ кушуы белән Мөхәммәд пәйгамбәргә (салләллаһү гәләйһи вә сәлләм) «Галәк» сүрәсенең беренче 5 аятен тапшырды (96:1-5).

Хәдисләрдән мәгълүм булганча, Рамазан аенда Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре исә ябыла, шайтаннар богауланып иректән мәхрүм ителә.

Рамазан аен ихлас гыйбадәткә багышлаган мөэминнәрнең гөнаһлары ярлыкана.

Рамазан ае дәвамында мөселманнар бик күп әҗер-савапларга ирештерә торган тәравих намазларын укый. Бу — ястү намазыннан соң укыла торган махсус нәфел (өстәмә) намаз. Гадәттә, ул мәчеттә җәмәгать белән башкарыла (өйдә ялгыз уку да тыелмый, әмма җәмәгать белән уку саваплырак).

Рамазан ае — бик әһәмиятле социаль мәгънәгә ия булган чор. Әлеге вакыт мохтаҗларның хәленә төшенеп, аларга ярдәм итү ае булып та санала.

Рамазан аенда кылынган гыйбадәт өчен башка вакыт белән чагыштырганда савап күбрәк языла: бер яхшы гамәлгә 10нан алып 700гә кадәр савап бирелә.

Рамазан — ул сабырлык һәм җанны тәрбияләү вакыты.

Рамазан аеның ахыргы 10 төне арасында «Кадер кичәсе» дип атала торган изге, бәрәкәтле кичә бар. Коръәндә билгеләп үтелгәнчә, бу төн — мең айдан да хәерлерәк булган төндер. Кадер кичәсендә кылынган гыйбадәт мең ай, ягъни 83 ел дәвамында кылынган гыйбадәттән хәерлерәктер («Кадер» сүрәсе, 1—5нче аятьләр).

Рамазан аенда игътикәф гыйбадәте бар. Игътикәф ул — Рамазан аеның ахыргы 10 көнен гыйбадәт кылу нияте белән мәчеттә үткәрү.

Игътикәф нәтиҗәсендә мөселман бик күп әҗер-савапка ия булырга мөмкин.

Язманы Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат Курамшин әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев