Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев төзелеш-ремонт участокларын карады

Әлеге эшләр федераль программалар буенча алып барыла.

Район башлыгы Сергей Димитриев район җирлекләрендә алып барылучы төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Кече Чура авылында башлангыч мәктәптә, балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара, Поршурда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзелә, клуб ремонтлана, Село Чурада мәдәният йорты капиталь төзекләндерелә. Әлеге эшләр “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү”  федераль программасының “Авыл территорияләренең заманча йөзе” ведомство проекты буенча башкарыла.

“Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Байлангар авылында мәдәният йорты төзекләндерелә, Камышлыда 50 кешелек мәдәният учагы төзелә.

Сергей Димитриев төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен оешкан төстә алып баруның мөһимлеген билгеләп үтте, тиешле вакытта төгәлләү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев