Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Пычак мәктәбе укучысы Камилә Касимова: Бабам белән горурланам

Бабам Миннегали Касимов барыбыз өчен дә батырлык һәм ныклык символына әверелде.

Һәр гаилә буыннан-буынга тапшырыла торган үз тарихларын саклый. Безнең гаиләдә иң әһәмиятлеләренең берсе — минем бабамның тарихы. Ул Бөек Ватан сугышы михнәтләре аша узган. Аның исеме — Касимов Миннегали Мөхәммәдкасыйм улы. Ул 1920 елда Өлге авылында туа. Аның тормышы — батырлык, ныклык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге.

— «Армия сафларына урта Азиядән алына», — дип сөйли иде дәү әни, бабай сөйләгәнен. 

«Иранга кердек сугыш башлангач, шуннан фронтка җибәрделәр»,  — дип сөйләгәнен искә төшерә.

Сугыш башланганда, бабамның бабасы армиядә хезмәт иткән. Ул яшь, көчле һәм өметле кеше иде. Аны фронтка алып киткәндә, тормышының мәңгегә үзгәрәчәген аңларга да өлгерми. 

Бабам өчен иң истә калган мизгелләрнең берсе Венгрия шәһәрләренең берсен азат итү була. Ул Будапешт шәһәрен алганда катнаша. Шәһәрләрнең ничек янганын, кешеләрнең ничек газапланганын, иптәшләренең ничек үлеп барганын күрә. Сугышның коточкыч хәлләренә карамастан, ул нык тора. 

Озак еллар сугышканнан соң, бабай, ниһаять, өенә кайта. Ул медальләр һәм орденнар белән генә түгел, күңелендә тирән җәрәхәтләр дә алып кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры иде. 

Сугыштан кайткач, Кукмарада төрле оешмаларда эшли. Райком секретарен йөртә. Бабам өйләнгән, балалары һәм оныклары булган. Пенсиягә чыгар алдыннан соңгы елларда «Әсәнбаш» колхозында автомеханик булып эшләде.

Хәзер мин бабамның хәрби формада фотосурәтләренә караганда, аның батырлыгының безнең гаилә һәм бөтен ил өчен никадәр мөһим булуын аңлыйм. Ул безнең барыбыз өчен дә батырлык һәм ныклык символына әверелде. Мин үземнең бабам белән горурланам. 

Камилә Касимова, Пычак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев