Олы яшьтәге хатын чүпне яндырырга маташкан һәм дачадан мәхрүм калган
Соңгы яңалыклар

Олы яшьтәге хатын чүпне яндырырга маташкан һәм дачадан мәхрүм калган

Утны сүндерергә теләп, ул битен, аяк-кулларын пешергән

Татарстаның Питрәч районында ут белән саксыз эш итү аркасында “Петрово” бакчачылык ширкәтендәге дача йорты янган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“12:23 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 112 системасы буенча Питрәч районының “Петрово” бакчачылык ширкәтендә дача януы турында хәбәр килде”, - диелә хәбәрдә.

Янгын сүндерчеләр килгәндә, 24 квадрат метрлы дача йортын ут камап алган була. Шулай ук 300 квадрат метрда коры үлән дә янган.

Янгында 1937 нче елгы хатын-кыз зыян күргән. Пенсионерның бите, аяк-куллары пешкән, аны Питрәч хастаханәсенә алып киткәннәр.

Татар-информ

Фото: ГУ МЧС России по РТ

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев