Кукмараның 3 нче урта мәктәбендә буллингка каршы көрәш һәм хокук бозуларны кисәтү буенча очрашу узды
Очрашуда сүз мәктәпләрдә буллингка каршы көрәш ысуллары, балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесенә исәпкә басуның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында барды.
Бүген Кукмараның 3 нче урта мәктәбендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты вәкиле, юстиция полковнигы Марат Шәйхетдинов һәм район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова катнашында мәктәпнең югары һәм урта сыйныф укучылары белән тематик очрашу булды. Очрашуда сүз мәктәпләрдә буллингка каршы көрәш ысуллары, балигъ булмаганнар белән эшләү подразделениесенә исәпкә басуның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында барды.
-Соңгы вакытта Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча үсмерләр арасында таралган тискәре күренешләр турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан, интернеттан укып, күреп торабыз. Яшүсмерләрнең башларына кирәк булмаган уйлар килә: мәктәпләргә һөҗүм итү, сугышулар, үз-үзеңә кул салу, мыскыллау (буллинг) очраклары арта. Бу мәсьәлә буенча район башлыгы да, республикабыз җитәкчелеге һәм көч структуралары вәкилләре дә борчыла. Чөнки сез - безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез, сез безнең ышанычыбыз. Республикабыз һәм бөтен Россия өчен борчу тудыра торган проблеманы уртага салып сөйләшмичә, яшереп калып булмый. Шуңа күрә без бүген бирегә җыелдык, - дип очрашуны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова башлап җибәрде.

Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиянең җаваплы секретаре Адилә Галимуллина үз чыгышында комиссиянең бүгенге көндәге эшчәнлеге, комиссиягә исәпкә куелуның нинди начар нәтиҗәләргә китерүе белән таныштырды. “Профилактик исәпнең бөтен төрләре дә сезне яклау һәм саклау өчен уйланылган, - диде ул. - Профилактик исәпкә кую
— ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау өчен эшләнә. Бу чаралар яшьләрне һәм аларның гаиләләрен яклау, ярдәм итү максатыннан кулланыла. Исәпкә басу нинди нәтиҗәләргә китерә ала: полиция, мәгариф һәм опека органнары тарафыннан даими контроль;гаиләгә һәм яшүсмергә «начар» тамга тагылуы ихтимал; даими тикшерүләр һәм профилактик әңгәмәләр үткәрелә; киләчәктә уку йортына кергәндә яки эшкә урнашканда бу хакта белүләре мөмкин. Исәпкә нинди очракларда куялар: вак урлау, кагыйдә бозулар (мәсәлән, скутер яки мопед белән идарә итү);комендант сәгатен бозу;башка төрле вак хокук бозулар - диде ул.
Бүгенге көндә районда 43 балигъ булмаган яшүсмер исәптә тора икән. Кызганычка каршы аларның саны үзгәреп тора. Ике атнага бер үткән утырышларда егермегә якын эш карала. Узган елның өч аена шушы чор белән чагыштырганда исәпкә торучыларның саны 4 кә арткан (2025 елда, -7, 2026 елда -11).
Очрашуда педагог- психолог Анна Абдуллина “Уеннардан җинаятькә - ни өчен буллинг һәм куркыныч челленджлар тормышны җимерә” дигән темага чыгыш ясады.
- Буллинг һәм куркыныч челленджлар — бүгенге яшьләр арасында киң таралган һәм җитди проблемалар. Аларның нигезендә еш кына түбән үзбәя, авторитетка иярү теләге ята. Балалар һәм үсмерләр, үзләренең әһәмиятен раслау өчен, кайвакыт куркыныч гамәлләр кылырга да әзер.Буллингның нәтиҗәләре булып психологик травма, депрессия, курку хисе, укудагы уңышларның кимүе, тәртип бозу, агрессиянең артуы, үз-үзеңә кул салу турында уйланулар тора, - диде.
Шулай ук буллинг белән яшүсмергә зыян салучының гамәлдәге законнар нигезендә нинди җаваплылыкка тартылачагы турында да укучыларны таныштырды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты вәкиле, юстиция полковнигы Марат Шәйхетдиновлар: “Барлык профилактик чаралар яшьләрне яклау һәм аларның киләчәген яхшырту өчен эшләнә. Без сезнең үзегезнең һәм безнең тормышыбызны матурлауда актив катнашуыгызга, игътибарлы булуыгызга һәм киләчәгебезне кайгыртуыгызга өметләнәбез”, диделәр алар үз чыгышларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Нет комментариев