Кукмарада яшәүче Лена Мәликова үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте
Юбилярга район башлыгының Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Кукмарада яшәүче Мәликова Лена Нурислам кызы бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Кукмараның «Каенкай» балалар бакчасы мөдире Марина Ахмадеева, элеккеге мөдире Людмила Владимировалар килгән иде.
Алар юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар.
.jpg)
Саба районында туып-үскән Лена Нурислам кызы тормыш иптәше белән Кукмарага күченә. Лена Мусина шәһәрнең «Ләйсән» һәм «Каенкай» балалар бакчаларында хезмәт куя. Ул тәрбияче, аннары шәфкать туташы булып эшләп лаеклы ялга чыга, үзенең гомерен балаларга багышлый.
Габдерәшит абый белән өч бала тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә биш онык, өч оныкчыгының игелеген күреп, кияве һәм кызы Ләйләнең кадер-хөрмәтендә гомер кичерә юбиляр.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев