Соңгы яңалыклар

Мунчада янып үлгән ир-ат мәете табылган

Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган.

Татарстанда мунчада янып үлгән ир-ат мәете табылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Тукай районының «Шилнә» бакчачылык ширкәтендә агачтан салынган мунчада янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 8 майда төнге икеләр тирәсендә килгән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергәч, бер ир-атның мәетенә тап булган. Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган.

Янгын мичне дөрес урнаштырмау һәм файдаланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев