Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Машина йөртү таныклыгыннан колак кагучыларга аны кайтару авыррак булачак

Хәзер машина йөртүчеләргә барлык штрафларын да түләргә кирәк булачак

Хөкүмәт юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукын алдырганнарга аны кайтару өчен яңа шарт билгеләде. Хәзер машина йөртүчеләргә барлык штрафларын да түләргә кирәк булачак.

Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан документ нигезендә, машина йөртү таныклыгын тергезү өчен юл йөрү кагыйдәләрен белүгә теоретик имтиханны яңадан тапшырырга, медицина тикшерүе узарга кирәк, дип яза "Кызыл таң".

Әлеге пунктларга хәзер барлык штрафларны мәҗбүри түләү өстәлде.
Тагын да Эчке эшләр министрлыгында имтихан тапшыру процессын үзгәртергә, бөтен практик өлешне шәһәрдә тапшырырга тәкъдим итәләр. Моңа “параллель парковка”, “эстакада” һәм башка элементларны да кертергә җыеналар.

Моңа кадәр булган махсуслаштырылган мәйданчык мотоцикллар һәм мопедлар өчен генә калдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев