Манзарас мәктәбендә «Йөрәк хәтере» фәнни-гамәли конференциясе уза
Быел Татарстанның ерак районнары: Ютазы, Буа, Бөгелмә, Тәтеш, Әгерҗе, Норлаттан да үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр булды.
Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә аның истәлегенә багышланган «Йөрәк хәтере» фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге чара балаларда патриотик тәрбия булдыру, Ватан, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүнең тагын бер якты үрнәге булып тора.
Манзарас мәктәбе директорының методик эшләр буенча урынбасары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Лилия Мотыйгуллинаның сүзләренә караганда, әлеге чара инде унбиш ел дәвамында оештырылып килә. Башта ул белем йорты кысаларында гына узса, аннары район, хәзер исә республикакүләм статус алган. Илдә барган вакыйгалар белән бәйле рәвештә, аның тематикасы да бераз үзгәргән. Бүгенге көндә сүз Бөек Ватан сугышы геройлары турында гына бармый, ә аңа локаль сугышлар, махсус хәрби операциядә катнашучы батыр йөрәкле егетләребез турында да өстәлгән.
«Шушы еллар дәвамында без декабрь башында, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итәр алдыннан, белем йортында кунаклар кабул итәбез. Бүген аның беренче туры башланып китте, ике секция эшләде: „Каләм тәҗрибәсе“ һәм „Ак торналар“. Беренчесендә укучылар Ватан геройлары турында инша һәм эссе язалар. Ә „Ак торналар“ юнәлешендә катнашучылар сугыш, ил азатлыгы белән бәйле тарихи вакыйгаларга карата фикерләрен рәсемнәрдә һәм кул эшләрендә чагылдыра. Иң яхшы эшләр конференциянең ачылышында оештырылган күргәзмәдә урын алачак. Җиңүчеләр гармоталар белән бүләкләнәчәк», — дип сөйләде ул.

Бүгенге көндә конференциягә республиканың 21 районыннан барлыгы 196 гариза килгән. Шулай ук Удмуртиянең Ижевск шәһәреннән дә катнашучылар бар икән.
«Конференциянең географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел хәтта Татарстанның ерак районнары: Ютазы, Буа, Бөгелмә, Тәтеш, Әгерҗе, Норлаттан да үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бер тапкыр катнашкан балалар икенче елга конференциядән читтә калмыйлар, бу бик сөендерә. Укучыларның эшләре кызыклы, аларның фикер сөреше бик бай. Гомумән алгада, монда беренчедән алып унберенче сыйныфка кадәрге укучыларның хезмәтләре кабул ителә. Бары тик юнәлешләргә бүленгәндә генә яшь аермалыкларына чикләүләр булырга мөмкин. Мәсәлән, «Каләм тәҗрибәсе» секциясендә сигезенче сыйныф һәм аннан өлкәнрәкләр катнаша ала. Ә "Ак торналар"да беренчедән алып җиденче сыйныфка кадәрге балаларга үзләрен сынап карарга була», — диде Лилия Равил кызы.
Конференциядә шулай ук «Җиңү солдатлары», «Сугыш утында янган балачак», «Чемодандагы музей» кебек тагын бик кызыклы юнәлешләр бар.
«Үзем музей җитәкчесе буларак, күңелемә бигрәк тә „Чемодандагы музей“ юнәлеше якын. Анда балалар гаиләләренең тарихын, кадерле ядкәрләрен музей композициясе итеп тәкъдим итәләр. Шул вакытта күпме мәгълүмат, күпме язмышлар ачыла», — диде Лилия Мотыйгуллина.
Камил Минемуллин, Манзарас мәктәбенең 9 сыйныф укучысы:
— Бу конференциядә инде бишенче тапкыр катнашам. Иң элек үземне беренче сыйныфта сынап караган идем. Ул вакытта башлангыч сыйныфтагы укытучым белән Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам турында чыгыш әзерләдек. Хәзер исә «Каләм тәҗрибәсе» секциясендә инша язам. Мондый чаралар бик кирәк дип уйлыйм, чөнки вакытлар үткән саен, элеккеге тарихи вакыйгалар кешеләрнең хәтереннән җуела бара. Ә без аны онытырга тиеш түгел, чөнки шул сугышларда үзләрен аямыйча көрәшкән әби-бабайларыбыз, безгә матур киләчәк булдырган.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев