Кыярдан — керем, хезмәттән — тәрбия: Зур Сәрдек гимназиясендә тәҗрибә туплыйлар
Тәҗрибә участогында бишенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәрге укучылар эшли.
Үткән ел Зур Сәрдек гимназиясендә күпләп кыяр үстерүләре турында язган идек. Быел да биредә әлеге эшне дәвам итәргә булганнар.
Хәзерге вакытта мәктәп бакчасында меңнән артык төп кыяр, шулай ук төрле яшелчәләр үсә. Моннан тыш, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары да караулы хәлдә. Җәй буе укучыларга, укытучыларга һәм мәктәп коллективының башка хезмәткәрләренә эш җитәрлек монда.
Без килгән вакытта да Зур Сәрдек гимназиясе директорының киңәшчесе, бакча эшләре буенча җаваплы Гөлфия Сәфәргалиева балалар белән бергә бакчада эшли иде. Ул инде 14 ел дәвамында мәктәп яны участогы өчен җавап бирә. Җәй айларының күп өлеше шунда үтә аның.

— Мәктәп яны участогында ачык һавада мең төп кыяр үстерү проектын узган ел башлап җибәрдек һәм уңышлы гына гамәлгә ашырдык. Узган ел һава торышы да яшелчә үстерү өчен бик уңайлы булды. Җыелган уңышның бер өлешен саттык, бер өлешен тозладык, шулай ук райондагы кафе һәм ашханәләргә тапшырдык, ярминкәләрдә дә актив катнаштык. Быел да бу эшне дәвам итәргә булдык, хәтта кыяр төпләре санын тагын да арттырдык. Әмма быел һава торышы көйсезрәк: әле салкын, әле көчле җил исә. Ә кыяр җылылыкны ярата, — ди Гөлфия Васыйл кызы.
Аның сүзләренә караганда, кыяр орлыкларын мәктәп директоры кайтарткан. Аннары аларны техник хезмәткәрләр белән бергә стаканнарга утыртканнар. Үсентеләр өч-дүрт яфрак чыгаргач, ачык туфракка күчергәннәр.
Узган ел кыяр сатудан кергән акчага бакча өчен сугару системасы сатып алынган. Директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Васыйл Горохов аны һәр төпкә су барып җитәрлек итеп көйләгән. Бу бик уңайлы, элек балалар белән кулдан су сибәргә туры килсә, хәзер эш күпкә җиңеләйде, диләр мәктәптә.

— Хәзер уңышны көтәбез. Узган ел бездән кыяр алган кешеләр кызыксына, сораштыра. Шуңа күрә быел уңыш яхшы булса, аны урнаштыруда кыенлыклар булмас дип уйлыйбыз, — ди Гөлфия Сәфәргалиева.
Зур Сәрдек гимназиясенең бер гектар мәйданны биләгән тәҗрибә участогы бар. Анда кыярдан тыш, нинди генә культуралар үстермиләр!
— Бакчада вак һәм эре суган, кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге, татлы борыч һәм башка яшелчәләр үстерәбез. Моннан тыш, алмагачларыбыз, кызыл һәм кара карлыган куакларыбыз да бар. Аларның кайберләрен ташландык бакчалардан алып кайтып утырткан идек, — дип сөйли Гөлфия апа.

Тәҗрибә участогында бишенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәрге укучылар эшли. Җәй дәвамында һәр сыйныф чиратлап берәр атна хезмәт куя. Бу эш балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүгә, җаваплылык хисен үстерүгә һәм авыл хуҗалыгы хезмәтенең кадерен аңларга ярдәм итә.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев