Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Күппрофильле лицей укучылары Кукмара шәһәренең үзәгендә терроризмга каршы листовкалар таратты

Терроризм — кешелеккә каршы җинаять.

Бүген күппрофильле лицейның 5, 10 сыйныф укучылары Кукмара шәһәренең үзәгендә терроризмга каршы листовкалар таратты. Әлеге актив балаларның 10 сыйныфта укучылары «Беренчеләр хәрәкәте»нә йөри. Башлангыч сыйныфта «Орлята» булган малай-кызлар да бишенче сыйныфтан аларга кушылалар.

Күппрофильле лицей директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Гөлназ Фәнзиеваның сүзләренә караганда, бала белем йортына килеп, аны унберенче сыйныфта тәмамлап чыгып киткәнчегә кадәр терроризм, аның никадәр куркыныч афәт булуы, аннан саклану чаралары буенча аңлату эшләре алып баралар. 

«Безнең белем йортында терроризмга каршы көрәш темасы буенча масштаблы эш алып барыла. Һәрвакыт райондагы төрле укыту-тәрбия, гадәттән тыш хәлләр оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Балалар белән укыту тревогасы, видеодәрес, психологик әңгәмәләр үткәрәбез, алар көтелмәгән хәлләр вакытында нык булырга, югалып калмаска тиеш», — дип сөйләде ул. 

Диляра Ибрагимова — күппрофильле лицейның 10А сыйныфы укучысы. Терроризмга каршы оештырылган акциядә ул да катнашты.

«Бүгенге чара вакытында без кукмаралыларга терроризмга каршы листовкалар тараттык. Шул темага кагылышлы сораулар бирдек: терроризмның нәрсә икәнен, аннан саклану чараларын беләләрме. Кукмаралылар әлеге куркыныч афәткә каршы кагыйдәләрне бик яхшы белә, дигән нәтиҗәгә килдек. Ә онытып җибәргән кайбер кешеләргә үзебез аңлаттык, булыштык», — диде ул.

Алсу Хәбибрахманова, Кукмара:

Терроризм, дигәч, минем күз алдына Беслан фаҗигасы килә. Бу хәл бөтен дөньяны тетрәндерде. Андагы балалар кичергән хәлләрне ишетеп кенә дә йөрәк әрни, бик куркыныч бит. Терроризмны берничек тә аклап булмый, Алла сакласын. Беркайчан беркем дә мондый куркыныч хәлләргә тарымасын иде.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев