Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Купка авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә

Ремонт эшләре агымдагы елның февраль аенда башланган.

Купка авылы халкы өчен иң кирәкле социаль объектларның берсе булган фельдшер-акушерлык пункты бүген яңарыш кичерә – биредә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында.

Район үзәк дәваханәсенең хуҗалык эшләре буенча баш табиб урынбасары Илназ Кәримов сүзләренә караганда, ремонт эшләре агымдагы елның февраль аенда башланган. Ул “Сәламәтлек сак­лау” илкүләм проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында тормышка ашырыла.

– Барлык эшләр дә санитар-эпидемиологик һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп башкарылды. Ремонт барышында авыл халкының һәм хезмәттәшләребезнең фикерләре, теләк-тәкъдимнәре дә исәпкә алынды. Бинаның эчке ягы тулысынча эшләнде, инженерлык коммуникацияләре алыштырылды, җылы идәннәр урнаштырылды. Медицина кирәк-яракларының бер өлеше һәм җиһазлар яңартылды. Тышкы яктан фасад һәм түбә төзекләндерелде, – ди Илназ Кәримов.

 

Бүгенге көндә капиталь ремонт 98 процентка төгәлләнгән. Хәзер җиһазлар һәм кирәкле инвентарь кайтуын көтәләр. Ә ремонт чорында фельдшер-акушерлык пункты вакытлыча мәдәният йортындагы элеккеге китапханә бүлмәсендә урнашып торган. Яңартылган пунктны июль ахырында файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

Фельдшер Гөлзия Нәҗмиева Купка халкына 2015 елдан бирле хезмәт күрсәтә. Аның медицина өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы егерме елга якын. Казан медицина көллиятен тәмамлаганнан соң ул район үзәк дәваханәсендә эшли башлый. Якутиядә туып, Кукмарада үскән кыз 21 яшендә Купкага килен булып төшә. “Авылны бик яраттым, монда килгәнемә бер дә үкенмим”, – ди ул.

Бүген аның участогында 468 кеше исәпләнә, шуларның 89ы – балалар. Алар авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы Руфинә Хәкиева белән бергәләп, килешеп хезмәт куялар. 

 – Мин эшли башлаганда пунктта канализация дә, су да үткәрелмәгән иде. Күрше йортлардан чиләк белән су ташырга туры килде. Авыл халкы һәм җирлек ярдәме белән иң элек шул мәсьәләләрне хәл иттек. Үз көчебез белән идәннәрне дә җылытырга тырыштык. Ә капиталь ремонт булачагын ишеткәч, бик сөендек. Үзебез дә ярдәм итәргә тырыштык, җыештыру эшләрендә бөтен гаиләбез, авылдашлар белән катнаштык, – ди Гөлзия Рәшит кызы.

Мондый уңайлы  пунктны әлегә кадәр күргәнебез юк иде, ди фельдшер. Биредә пациентларны кабул итү һәм карау, фельд­шер ярдәмчесе өчен, санитар, процедура, котельный, бәдрәф һәм көтү бүлмәләре булдырылган. 

– Мин кешеләрне яратам. Авыл халкы белән дә бик дус һәм тату яшибез, аңлашып эшлибез. Флюорография, диспансеризация үткәрәбез, диспансер исәбен алып барабыз. Кешеләр киңәшләргә колак сала, вакытында тикшеренүләр үтә. Кан анализлары алабыз, электрокардиограмма ясыйбыз. Билгеләнгән көннәрдә табиб килә, пациентларны карый һәм кирәк булганда дәва билгели. Соңгы елларны кешеләр ешрак аллергия, кан басымы күтәрелү яки төшү, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм тын кысылу кебек проблемалар белән мөрәҗәгать итә, – дип сөйли Гөлзия Нәҗмиева.

Ул Купкадан тыш, күрше Аш-Буҗи авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында да хезмәт куя. Анда балалар белән эшли. Хезмәт өчен бирелгән автомобиль аның эшен шактый җиңеләйтә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүген районда медицина өлкәсенә караган тагын ике объектта – Өлге фельдшер-акушерлык пунктында һәм район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегендә – ремонт эшләре бара. Әлеге объектларда да төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев