Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Кукмор-информ» коллективы почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, хезмәт уңышлары телибез. Һәр эш көнегез күңел күтәренкелеге, рәхмәт сүзләре һәм яхшы хәбәрләр белән тулы булсын, диелә котлауда.

Хөрмәтле почта хезмәткәрләре!
 
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Почта хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!
Сезнең җаваплы һәм тырыш хезмәтегез кешеләрне бер-берсенә якынайта, хәбәрләрне, шатлыкларны һәм мөһим яңалыкларны вакытында укучыларга җиткерергә ярдәм итә. Бүген дә почта хезмәте җәмгыять тормышында мөһим урын били, ә сезнең һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәтегез зур хөрмәткә лаек.
Газета редакциясе белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүегез өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Безнең уртак тырышлык нәтиҗәсендә басмабыз укучылар кулына вакытында барып ирешә. Алга таба да үзара аңлашып, бердәм булып, килешеп эшләвебезне дәвам итәргә язсын.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, хезмәт уңышлары телибез. Һәр эш көнегез күңел күтәренкелеге, рәхмәт сүзләре һәм яхшы хәбәрләр белән тулы булсын.

Ихтирам белән “Кукмор-информ” коллективы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев