«Кукмор-информ» газета укучыларга бүләкләр өләште
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Агымдагы язылу кампаниясенең иң зур һәм иң көтеп алынган йомгаклау акциясе тәмамланды. «Хезмәт даны, «Трудовая слава», «Вамыш» газеталарына язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаган 698 абунәче арасыннан җиде бәхетле райондашыбызны ачыклап, аларга истәлек бүләкләре тапшырдык. Бу тугры укучыларыбызга рәхмәт белдерүнең тагын бер матур мөмкинлеге булды.
Менә алар — җиңүчеләр:
Фәрит СӘЛӘХЕТДИНОВ, Кукмара (кер юу порошогы, 6 килограммлы):
— Газетага язылмыйча калганыбыз юк, акцияләрдә дә катнашабыз, бер елны чәйнек откан идек. Аны башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз. Үземнең әти дә газета укырга ярата иде, хәтта аның газеталарны төпләп, җыеп барганы да истә, әле алар бүген дә саклана. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдым, шул вакытта үземә дә еш кына журналистлар белән аралашырга туры килде. Һәр сүз, һәр сан өчен җавап бирергә кирәк иде. Биш ел «Алга» хуҗалыгында партоешма секретаре булып эшләдем. Ул чакта өстәлдә ун-унике төрле газета торды, аларны мәҗбүри рәвештә җыеп барасы иде. Моннан тыш, колхозның конторасына, һәр фермасына, мастерскоена газета алдыралар иде. Бервакыт терлекчеләр йортлары ачтылар, сменалы эшкә күчтеләр. Эшчеләр анда ял итәргә, чәй эчәргә, ашарга керәләр иде, бу эш кешесенә йөз белән борылуның бер күрсәткече булды. Бүләк өчен рәхмәт, алга таба да газетага язылырбыз дип торабыз. Почтальоныбыз Гөлсирә бик әйбәт безнең, аны хөрмәт итәбез, көтеп алабыз. Ул иренмичә газеталарны атнага ике тапкыр вакытында китереп бирә. Моннан тыш, кешеләргә пенсия, квитанцияләр дә тарата. Исән-сау эшләсен.
Илнур ЗАКИРОВ, Кукмара (4 литрлы казан):
— Бүләкне алырга әтием Миннәхмәт исеменнән килдем. Газетага да аны үзем яздырган идем. Ул чыгышы белән Аман-Оштырма авылыннан. Озак еллар «Сельхозтехника» оешмасында хезмәт куйды, аннан соң «Ак Барс» банкында шофер булып эшләде. Хәзер ул лаеклы ялда. Газетаны кайчаннан бирле алдырасыз дип сорагач: «Туганнан бирле», — диде. Элек кешеләр райондагы һәм илдәге яңалыкларны нәкъ менә газетадан белгәннәр. Хәзер генә ул бөтен мәгълүматны телефоннан табарга була. Әтинең күзләре элеккечә яхшы күреп бетерми. Шуңа күрә газетадагы кызыклы язмаларны аңа әнием Миннегөл укып бирә. Алар өчен кулга тотып укыла торган газета күпкә якынрак һәм кадерлерәк. Дөресен әйткәндә, үзем дә кайчак кәгазь газетаны өстенрәк күрәм. Шуңа күрә «Хезмәт даны» газетасына даими язылам. Андагы «Кемгә ачыйм күңелемне?» рубрикасын кызыксынып укыйм, шулай ук райондагы янгын, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка мөһим вакыйгалар белән танышам. Форсаттан файдаланып, барлык газета укучыларга бер теләгемне җиткерәсем килә: бу тормышта булганына шөкер итеп яшик. Бүген безнең кулда бик күп мөмкинлекләр бар, иң мөһиме — сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм күңел тынычлыгы. Ил-көннәребез тыныч булсын, ә махсус хәрби операция зонасындагы егетләребез туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар.
Анна ТИМКИНА, Кукмара (идәнгә куя торган вентилятор):
— Мин «Каенкай» балалар бакчасында хезмәт куям. «Трудовая слава» газетасына почта аша әти-әнием исеменә, авыл адресына язылдым. Алар газетаны гомер буе диярлек алдыралар һәм яратып укыйлар. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы темасына багышланган мәкаләләрне һәм реклама битләрен кызыксынып карыйлар. Үзем дә авылга кайткач, газета белән танышып чыгам. Авылда без тагын «Вамыш» газетасын да алдырабыз. Ул мәдәният өлкәсендә эшләүче киленебезгә кирәк. Әнием Татьяна хәзер лаеклы ялда. Элек почта бүлекчәсендә эшләде, хат ташучыларны алыштырып торды. Без дә аңа ярдәм иттек. Ул елларда кешеләр газета-журналларны күпләп алдыра, хатлар да еш яза, шуңа күрә хат ташучының сумкасы шактый авыр була торган иде. Кызыклы вакыйгалар да хәтердә калган: берсендә хат югалттык, ул җил белән очып киткән иде. Аны эзләп табу өчен шактый мәшәкатьләнергә туры килде. Газетага язылу турында квитанцияне һәрвакыт редакциягә җибәреп барабыз. Бер елны пульверизатор — сиптерү җайланмасы оттык. Ул бүген дә хезмәт итә. Бик зур рәхмәт сезгә.
Гүзәл ГАББАСОВА, Лубян (30 метрга кадәр озыная торган су шлангысы):

— «Трудовая слава» газетасы белән дуслыгыма инде 42 ел. Үзем генә язылып калмыйм, тирә-юньдәгеләрне дә газетага язылырга өндим. Кайда гына булсам да, аның әһәмияте, эчтәлеге, укучылар өчен файдалы булган язмалары турында сөйләргә тырышам. Әһәмиятле дип тапкан урыннарны билгеләп барам. Соңрак шул кызыклы язмалар, мәгълүматларны танышларым белән дә уртаклашам. Газетада басылган һәр сүз, һәр фикер кешеләргә файда китерергә, аларны уйланырга, яхшы гамәлләргә рухландырырга тиеш дип саныйм. Үзем дә каләм тибрәтергә яратам. Еллар дәвамында төрле темаларга мәкаләләр яздым. Алар арасында хезмәт кешеләре, юбилейлар уңаеннан язмалар да, җәмгыятьтә борчыган мәсьәләләргә багышланган фикерләр дә бар. Кайдадыр матур чарада катнашып, күңелгә якын бер яңалык күрсәм яки кызыклы кеше белән очрашсам, шул турыда язып, редакциягә юллыйм. Әлбәттә, кешеләр турында язганда аларның ризалыгын алырга кирәк. Шуңа күрә кайбер материалларым төрле сәбәпләр аркасында басылмыйча да калды. Әмма бу хәл иҗат итү теләген киметми. Киресенчә, һәр язмага җаваплырак карарга, сүзнең кадерен белергә өйрәтә.
Татьяна ИСЫНБАЕВА, Югары Комар (чәйнек):
— Район газетасы белән дуслык күптәннән килә. Элек «Трудовая слава» газетасын алдыра идек, ә «Вамыш» чыга башлагач, туган телебездәге басманы сайладык. Мин мәктәптә техник хезмәткәр булып эшлим, газетаны да эш урыныма китереп бирәләр. Үзебезнең милли удмурт телендә чыккан язмаларны уку аеруча күңелгә якын. Авыл хуҗалыгы, хезмәт кешеләре турындагы мәкаләләрне кызыксынып укыйбыз. Моңа кадәр беркайчан да бүләк откан юк иде. Мондый күңелле бүләк өчен зур рәхмәт. Газета киләчәктә дә укучыларын кызыклы язмалар һәм матур яңалыклар белән сөендереп торсын.
Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы (кер киптерү җайланмасы):

— Бик зур рәхмәт сезгә! Бүләк отуыма чын күңелдән сөендем. Газета коллективына иҗади уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңа казанышлар телим. "Хезмәт даны«н бик яратып укыйбыз. Киләчәктә дә укучыларын кызыклы язмалар, яңалыклар белән сөендереп, һәр йортка килеп торсын. Кичләрен капка төбендә күршеләр белән сөйләшеп утырганда да газетаны еш искә алабыз, андагы кызыклы мәкаләләр турында фикер алышабыз. Газета кешеләрне берләштерә, уртак тема табарга ярдәм итә. Шуның өчен дә ул безнең өчен бик кадерле.
Һәрбер саны үзе тарих аның
Хезмәткә дан җырлый гәҗитебез,
Ел фасылы нинди булса да.
Армый-талмый, һаман сафта әле,
Туксан алты яшь инде тулса да.
«Хәлең ничек синең, якташым?» — дип,
Галим, остазларын барлаган.
Халкыбызның тырыш кешеләре
Игътибардан читтә калмаган.
Балачактан зәвык тәрбияләп,
«Кабатланмас мизгел» кичерә.
Асыл затлар әнә уздырыштан
Матур-матур гөлләр үстерә.
Бәрәңгедән олы бәйрәм ясап,
Туган җирен зурлый улларың.
«Хезмәт даны» хәбәр итә безгә
Кайда? Нәрсә? Кайчан? булганын.
Кыр эшләре ничек? Уңыш бармы?
Сөткә бәя арткан түгелме?
Конкурста откан җиңүчегә
Бүләк бирүләре күңелле.
Шушы гәҗиттән мин укып беләм
Халкыбызның данлы үткәнен,
Татар, мари, рус һәм удмурт халкы
Татулыкта гомер иткәнен.
Илсөяр АБДУЛЛИНА, Кукмара (рәшәткә-гриль):
— Ирем Мәкъсүт редакциядә шофер булып хезмәт куйды, ул вакытта баш мөхәррир вазыйфасын Әхмәт Фәтхуллин башкарды. Соңрак ПМК-90га күчәргә уйлагач та, аны редакциядән җибәрергә теләмәделәр. Хәтта үземә дә барып, Әхмәт Мингазович белән сөйләшергә туры килгән иде. «Хезмәт даны»ын шул вакытлардан бирле алдырабыз. Газетаны яратып укыйбыз. Үзем бигрәк тә сканвордлар чишәргә яратам. Аларның җавапларын алдагы саннарда да биреп барсагыз, бик яхшы булыр иде. Тагын бер теләгем бар. Кукмарада балалар бакчалары хәзер күп, ә газетада аларның исемнәре генә языла. Без исә кайсы урамда урнашкан икән дип укыйбыз. Элек балалар бакчалары, мәктәпләр, кибетләр дә күп түгел иде бит. Газетаны укыганда журналистларның исемнәрен күреп тә: «Бу кайсысы икән?» — дип уйлана идек. Ә бер санда хезмәткәрләрнең фотоларын исем-фамилияләре белән бастырдыгыз. Мин ул битне кисеп алып, саклап куйдым. Хәзер мәкаләне кем язганын күз алдына китереп укыйм. Моңа кадәр бер дә бүләк отканыбыз юк иде. Бу юлы бик сөендердегез, рәхмәт сезгә!
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»; шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев