Кукмараның «Нараткай» лагерында балаларга беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәттеләр
Лагерьдә көн саен диярлек төрле структура хезмәткәрләре белән очрашулар булып тора, ә бүген исә бирегә район үзәк дәваханәсенең «Ашыгыч ярдәм» бүлеге «килде».
Кукмара районының «кече Швецариясе» булган «Нараткай» лагерында 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар ял итә. Бүгенге көндә биредә «Табигатьне саклаучылар» дип аталган икенче смена бара һәм бу сменада 160 бала үзенең җәйге каникулын күңелле һәм кызыклы, файдалы итеп үткәрә.
Лагерьдә көн саен диярлек төрле структура хезмәткәрләре белән очрашулар булып тора, ә бүген исә бирегә район үзәк дәваханәсенең «Ашыгыч ярдәм» бүлеге «килде».
Бүлекнең өлкән фельдшере Илүзә Газизуллина балалардан «Ашыгыч ярдәм»не ничек итеп чакыру кагыйдәләре буенча кыска гына «имтихан» алганнан соң, бик мавыктыргыч итеп аларны үз эшенең нечкәлекләре белән таныштырды. Ул аң югалту, пешү, электр челтәрендә травма алу, бөҗәкләр тешләү, аллергия, суга бату һәм төрле травмалар алган очракларда ничек итеп беренче ярдәм күрсәтү турында кызыклы итеп сөйләде һәм кайбер өлешләрен практик яктан да күрсәтте. Балалар «Ашыгыч ярдәм» машинасына куелган үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты, йөрәкне эшләтеп җибәрүче дефибриллятор белән дә таныштылар.
Илүзә Газизуллинага ярдәмгә бүгенге көндә Ижевск шәһәрендәге медицина институтының икенче курсында белем алучы, дәваханәгә практикага кайткан Станислав Назаров, Ян Кудрявцевлар да килде. Алар уку нечкәлекләре белән таныштырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр.
«Бу сезнең өчен бик файдалы очрашу», — дип бәяләде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин балаларга мөрәҗәгать итеп.
Чыгышларны тыңлаганнан соң, күрсәтмәләрне карап бәлки кайбер балаларда медицина хезмәткәре булу теләге уяныр. Ә без белемле кадрларны үзебезнең коллегалар арасында күрүебезгә бик шат булачакбыз.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев