Кукмараның «Нараткай» лагерына Республиканың яшьләр эшләре буенча министры килде
Районыбыз башлыгы Сергей Дмитриев белән май аенда төзелә башлаган клубның бүгенге көндәге торышы белән танышканчы ул лагерь территориясендә: ашханәдә, медпунктта булды.
Бүген «Нараткай» лагерына Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков килде.
Районыбыз башлыгы Сергей Дмитриев белән май аенда төзелә башлаган клубның бүгенге көндәге торышы белән танышканчы ул лагерь территориясендә: ашханәдә, медпунктта булды. Балаларның сыйфатлы ризык белән тукланулары, эшне оештыру, беренче ярдәм күрсәтү өчен даруларның һәрдаим кул астында булуын ул югары бәяләде.
«Нараткай»ны соңгы елларда биредә булмаганнар танымый да. Чөнки үзгәртеп кору нәтиҗәсендә ул заманча, бүгенге көн таләпләренә туры килә торган, республикада балаларның иң яхшылардан саналган ял итү урынына әверелде. Күп төрле чаралар үткәрү өчен клуб бинасы кирәклеге дә көн кадагында иде һәм район башлыгы Сергей Димитриев тырышлыгы белән биредә төзелеш эшләре яңартылды.
Казан кунагы клуб төзелеше белән кызыксынып танышты, үзенең фикерләрен дә белдерде. Ә аннан соң Яшьләр министры үсеп килүче буын белән бик теләп аралашты, аларның күп төрле сорауларына җаваплар бирде, истәлеккә фоторәсемгә төште.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев