Котлыйбыз!
Район Советы бинасында оешма, учреждение җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында киңәйтелгән утырыш үткәрелде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев Лельвиж мәктәбенең физик культура укытучысы Дилүс Кәримуллинга, күппрофильле лицейның 5нче сыйныф укучысы Азалия Шәймардановага, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү профильле үзәгенең бүлек мөдире Миннерахман Вәккасовка, күппрофильле лицейның физик культура укытучысы Альбина Санниковаларга ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер”) алтын билгеләре тапшырды.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев