Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Михаил Волосов: «Юнармия — хәрби юнәлешне сайлавыма беренче адым»

Кукмараның 4нче номерлы урта мәктәбен тәмамлаган якташыбыз тормышын хәрби юнәлеш белән бәйләү сәбәпләре хакында сөйләде.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, «Патриотлык безнең йөрәктә» дигән яңа сәхифәбезне башлыйбыз. Без сезне Ватаныбызның чын патриотлары белән таныштырып, үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү хакында сөйләшербез. Беренче кунагыбыз — Кукмара 4нче урта мәктәбен тәмамлаган, Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы курсанты Михаил Волосов.

— Михаил, сүзне үзең турында сөйләүдән башлыйк әле.

— Мин 2005 елда Кукмарада тудым. Әтием — металл савыт-сабалар заводында буяучы, ә әнием «Ратмир» сәүдә үзәгендә кассир булып эшли. Мавыгуларым бик гади булса да, алар эчке дөньямны җитәрлек дәрәҗәдә ачарга ярдәм итә: күзаллавымны киңәйтү максатыннан, буш вакытларымда сәнгатьле әдәбият укыйм, шулай ук рәсем ясарга яратам. Буяулар хис-кичерешләремне, кәефемне тирәнтен җиткерергә булыша. Әтием мине бервакытта да бирешмәскә, авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, бары тик алга барырга өйрәтте. Әнием исә төрле хәлдә дә чын кеше булып кал дип тәрбияләде.

— Тормышыңны хәрби юнәлеш белән кайчан һәм ни өчен бәйләргә уйладың?

— Туган илне саклауда нык торган рус офицерының батырлыгына, каһарманлыгына һәм абруена сокланып, башлангыч сыйныфларда укыганда ук аңа охшыйсым килде. Александр Суворов әйтмешли: «Рус офицеры мундиры киюдән дә югарырак хөрмәт юктыр!»

— Юнармия, ил патриоты дигән сүзләр синең өчен нәрсәне аңлата?

— Юнармия — хәрби юнәлешне сайлавыма беренче адым. Хәрби булу форма кию, погондагы йолдызлар гына түгел, ә үз Ватаныңны ярату һәм аның мәнфәгатьләрен яклау, илең өчен тормышыңны да бирергә әзер тору ул.

— Ни өчен нәкъ менә танк училищесын сайладың? Әти-әниең моны ничек кабул итте?

— Сигезенче сыйныфка җиткәндә, мине үз юлында дошманнарны куркыта, юк итә торган көчле, авыр сугыш машинасы — танк һәм, үз тормышлары турында уйламыйча, гомерләре бәрабәренә дошманга каршы барган рус танкистлары кызыксындыра башлады. Чөнки аларның максатлары бер: Ватанны саклау. Алардан башка илне тагын кем яклар?! Нәкъ менә шуңа күрә Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесын сайладым. Әти-әнием, мине хуплап, һәрчак уңай карашта булдылар, ярдәм итеп тордылар.

— Училищега ничек, нинди имтиханнар тапшырып кердең?

— Училищега июль аенда кердем: рус теле, профильле математика, җәмгыять белеме, физик әзерлек буенча имтиханнар бирдем, 100 метр һәм 3 чакрымга йөгердем, турникта тартылдым. Тырышып әзерләнүләрем һәм дисциплина ярдәмендә физик әзерлекне югары дәрәҗәгә тапшырдым. Шулай ук материалны көн саен ятлау һәм кабатлау да ярдәм итте. Медицина комиссиясен дә проблемаларсыз уздым. Табибларны бер генә сорау борчыды: хезмәт итәргә телисеңме? 

— Михаил, курсантның көннәре ничек уза?

— Көн саен хәрби фәннәрдән осталыкларыбызны, физик әзерлекне камилләштерәбез, гомуми белем бирү дисциплиналарында белемнәребезне арттырабыз, оста итеп танк йөртергә һәм атарга өйрәнәбез, шулай ук үзлегебездән әзерләнәбез, анда яңа белемнәр туплыйбыз, аларны ныгытабыз. Иртән йокыдан тору, физик зарядка, уку алдыннан плацта басу — барысы да төгәл расписание буенча. Аннары төшке аш, мөстәкыйль һәм физик әзерлек. Соңыннан үзебез өчен буш вакыт бирелә.

— Синең өчен укуда иң авыры нәрсә?

— Иң кыены — авырып киткәч, нарядта вакытта яки ниндидер сәбәпләр аркасында дәрестә булмаганда иптәшләреңнән калышмау. Материалны истә калдырырга һәм тиз үзләштерергә кирәк, кайвакыт моңа зур көч куярга туры килә. Авыр чакларда ярдәм итүче дусларыма аерым рәхмәтемне белдерәм.

— Синеңчә, хәрби училище курсанты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Дисциплина — курсант өчен иң мөһим сыйфат ул, шулай ук эшне төгәл үтәү. Бу сыйфатлардан башка курсант була алмыйсың.

— Училищеның Мактау тактасында торуың күп нәрсә турында сөйли. Уңышларың белән дә уртаклашсаң иде.

— Мин — уку алдынгысы, шулай ук физик әзерлекне югары дәрәҗәгә тапшырдым. Монда төгәл башкаручанлык та исәпкә алына. Сиңа бурыч куйганнар икән, аны тиешенчә үтәргә кирәк, башкача мөмкин дә түгел. Туган мәктәбемдәге Юнармиядә алган белемнәрем нәтиҗәсендә биредә укуы җиңел дә, кызык та.

— Михаил, киләчәккә нинди планнар белән янып яшисең?

— Казан югары танк команда училищесын «бишле» билгеләренә тәмамлап, хезмәтемне дәвам итәргә тырышачакмын. Академиягә укырга керәсем һәм хезмәттә күтәреләсем килә. Хыялым бар: генерал дәрәҗәсенә кадәр җитү. Моның өчен бар көчемне куеп алга барырга, авырлыкларга бирешмәскә максат куйдым.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев