Велосипедлар җыю белән Фәйзетдин абый пенсиягә чыккач кызыксына башлый.
Кукмарада яшәүче Фәйзетдин Заһидуллин велосипедта йөрергә генә түгел, аларны үзе ясарга да ярата. Пенсиягә чыккач башланган мавыгу бүген аның тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнгән.
Фәйзетдин абый чыгышы белән Саба районының Мичәнбаш авылыннан. Үзе сөйләвенчә, спорт белән ул яшьтән үк дус булган. Армиядә спорт ротасында хезмәт иткән, төрле ярышларда катнашкан. 1970 елда исә Саба районында чаңгы сезонын ябу уңаеннан үткәрелгән турнирда чемпион исемен яулаган.
– Кукмараны балачактан ук яраттык. Монда апабыз яшәде, кунакка килеп йөрдек. Ул вакытта Сабантуйлар рус зираты өстендәге мәйданда үтә иде. Күпер астына төшеп, Нурминкәдә су коенган чаклар да хәтердә. Армиядән кайткач, үзебезнең колхозда бераз эшләдем, аннан соң өйләнеп, Кукмарага килдем. ПМК-90да тракторчы булып хезмәт куйдым, нинди генә объектлар салмадык... Техниканың кайсында гына эшләсәм дә, барысын үзем карап, ремонтлап тордым, – дип искә ала ул.
Велосипедлар җыю белән Фәйзетдин абый пенсиягә чыккач кызыксына башлый. Гомер буе техника, тимер-томыр арасында кайнашу да бу шөгыльгә бер адым булгандыр. Хәзер аның гаражында биш-алты төрле велосипед бар. 74 яшьлек оста фикеренчә, велосипедта йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы: ул организмны чыныктыра, координацияне яхшырта, сулыш юлларына уңай тәэсир итә.
Тик яшь барган саен гадәти велосипедта йөрү авырлаша төшкән. Шуңа күрә ул “транспорт”ларын үзенә җайлаштыра башлаган.
– Үземә уңайлы велосипед ясарга тырышам. “Нигә өч тәгәрмәчле велосипедлар уйлап чыгармыйлар икән?” – дип йөри торгач, аны моторсыз гына итеп үзем ясадым. Артына утыргыч та куйдым. Шуңа утыртып, әбине – тормыш иптәшем Фәнияне – мәйданга салют карарга да алып бардым. Ул велосипедта йөри белми иде. Әмма кайтышлый тауга каршы күтәрелә алмадык, җәяү атларга туры килде. Олыгайгач, көч җитеп бетми шул. Ә Кукмара юллары гел менәсе дә төшәсе. Шуннан соң велосипедны моторлы итеп эшләргә булдым. Хәзер кирәк җиргә шуның белән генә йөрим: кибет ишегенә кадәр барып туктыйм. Машина белән мондый уңайлык юк, – ди ул.
Кызганыч, күптән түгел генә Фәйзетдин абыйның тормыш иптәше Фәния апа бакыйлыкка күчкән. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар инде үз тормышлары белән яшәсә дә, әтиләренең хәлен белеп, янына еш кайтып йөриләр.
Фәйзетдин абый велосипедларын кайчак үзе уйлап чыгарып, кайчак интернеттагы үрнәкләргә таянып ясый. Эш барышында печән чапкыч, машина детальләре кебек төрле механизмнар да кулланыла. Кирәк-яракларны ул кибеттән сатып ала яки металл кабул итү урыннарыннан табып алып кайта.
Соңгы елларда Кукмара урамнарында алып барылган төзекләндерү эшләре барышында велосипедчылар өчен дә уңайлыклар тудырыла.
– Хәзер урамнарда махсус велосипед юллары ясыйлар, билгеләр дә куелган. Бу бик кирәкле һәм матур күренеш, иминлек өчен дә яхшы. Әмма бер мәсьәлә борчый: велосипед юлларыннан җәяүлеләр дә йөри. Шуңа күрә гел сигнал бирергә, читләтеп узарга туры килә. Югыйсә, җәяүлеләр өчен аерым юл бар бит. Шуңа күрә һәркем тәртип саклап, бер-берсенә хөрмәт белән караса иде, – диде Фәйзетдин абый.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев