Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадагы бер шәхси хуҗалыкта төнлә янгын булган

Ут Пионерская урамындагы мунчада чыга.

Узган төндә Кукмарада мунча янган. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

7 март көнне 1.25 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Пионер урамында торак йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут мунчаның түбәсен уратып алган була, аның бөтен мәйданы буенча таралу куркынычы да яный.

Йорт хуҗасы мунча эчендә беркем дә юклыгын хәбәр итә.

Янгында гомуми мәйданы 12 квадрат метр булган мунча чормасына зыян килә.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев