Соңгы яңалыклар

Кукмарада яңа елда беренче бала булып малай туды

Сабый 3 гыйнварда шәһәр бала тудыру йортында дөньяга килде.

Кукмарада 2022 елда беренче бала булып малай туа. Бу хакта Кукмара районының ЗАГС бүлегендә хәбәр иттеләр.

3 гыйнвар көнне шәһәр бала тудыру йортында Кукмарада яшәүче Фидилә һәм Артур Федоровлар гаиләсендә 3 040 грамм авырлыктагы, 49 см озынлыктагы бала туа.

Малайга Данияр дигән исем кушалар. Ул - гаиләдә икенче бала, беренче уллары - Данир.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев