Кукмарада Георгий лентасы өләштеләр
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Георгий лентасы өләштеләр

Волонтерлар Кукмараның үзәк урамы буйлап халыкны “Георгий лентасын” ничек тагу серенә төшендерделәр

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Эльмира Гарәфетдинова Кукмара волонтерлары белән берлектә “Георгий лентасы” акциясен оештырды. Волонтерлар Кукмараның үзәк урамы буйлап халыкны “Георгий лентасын” ничек тагу серенә төшендерделәр. Акциядә иллеләп кеше катнашты. 
“Георгий лентасы”- ул хәтер ясагы.
Тынычлыкны яклап сугышканда югалган солдатларны искә алу, ветераннарга хөрмәт символы, Бөек Ватан сугышында җиңү белән горурлану һәм үз гомерләре бәрабәренә сугыш кырында тынычлыкны саклап сугышкан солдатларга рәхмәт әйтү билгесе дә булып тора.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев