Ир тротуарда зыян күрүченең кесәсеннән төшеп калган 200 мең сум күләмендә акча тапкан.
Кукмара районы прокуратурасы 68 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган. Ул урлауда гаепләнә.
2022 елның 1 октябрендә ир-ат Ленин урамындагы «Панорама» сәүдә үзәге янындагы тротуарда зыян күрүченең кесәсеннән төшеп калган 200 мең сум күләмендә акча таба. Ул, акчаларны үзләштереп, теләге буенча файдалана.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды һәм акчаларны кире кайтарды.
Җинаять эше район судына җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев