Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада шешәдәшен кыйнаган һәм талаган 35 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр

Гаепләнүче Лубян авылындагы йортында иптәше компаниясендә спиртлы эчемлекләр эчкән.

Кукмара районы прокуратурасы 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган. Ул кеше үтерү белән янау, кеше талауда гаепләнә.

2022 елның 16 июлендә ул Лубян авылындагы үз йортында иптәше белән спиртлы эчемлек эчкән. Ниндидер мизгелдә ирләр арасында тавыш чыга һәм гаепләнүче таба белән кунакның башына, ә аннары йодрыгы белән битенә суга, үтерү белән яный. Шуннан соң ир зыян күрүченең куртка кесәсеннән ачыктан-ачык 1,5 мең сум акча урлаган.

Ир үз гаебен тулысынча таныды һәм зыянны тулысынча каплады.

Җинаять эше район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев