Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе һәм оператив төркемнең утырышы узды

Анда җәйге чорда үткәреләчәк күмәк чаралар вакытында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Аерым игътибар бу атнада республика күләм зур чара итеп үткәреләчәк мари халкының «Семык» бәйрәме, тиздән булачак «Сабантуй», Балаларны яклау көне, Корбан Гаете, Россия көненә багышланган бәйрәмнәргә юнәлтелде.

Кичә район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе һәм оператив төркемнең утырышы узды. Анда җәйге чорда үткәреләчәк күмәк чаралар вакытында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Аерым игътибар бу атнада республика күләм зур чара итеп үткәреләчәк мари халкының «Семык» бәйрәме, тиздән булачак «Сабантуй», Балаларны яклау көне, Корбан Гаете, Россия көненә багышланган бәйрәмнәргә юнәлтелде.

Кукмарада район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе һәм оператив төркемнең утырышы узды

Утырышта шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү һәм мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары да  каралды. Җаваплы затлар тарафыннан мәгариф һәм мәдәният объектларының террорчылыктан саклану дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирелде. Моннан тыш, балаларның җәйге ялы вакытында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Утырыш барышында җирле бюджеттан мәгариф объектларының террорчылыктан саклануын тәэмин итүгә юнәлдерелгән финанслау мәсьәләләре дә каралды.

Кукмарада район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе һәм оператив төркемнең утырышы узды

Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы оешмаларга һәм ведомстволарга конкрет күрсәтмәләр бирелде. Аерым алганда, полиция хезмәткәрләренә күмәк чаралар уздырылачак урыннарда игътибарны көчәйтү, гражданнарның уяулыгын арттыру буенча аңлату эшләре алып бару йөкләнде. Шулай ук, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә объектларның саклануын тикшерү, видеокүзәтү системаларының төзеклеген тәэмин итү бурычы куелды.

Кукмарада район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе һәм оператив төркемнең утырышы узды

Мәгариф бүлегенә бердәм Дәүләт имтиханнарын үткәрү пунктларында һәм чыгарылыш кичәләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү, чит кешеләрнең территориягә керүенә юл куймау таләп ителде. Балаларның җәйге ялы вакытында лагерьларның һәм башка ял итү урыннарының куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирергә, анда янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне  көчәйтергә кирәклеге искәртелде.

Кукмарада район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе һәм оператив төркемнең утырышы узды

Утырыш ахырында  район башлыгы Сергей Димитриев  барлык җаваплы затларга йөкләмәләрнең үтәлешен шәхси контрольдә тотарга, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә кирәклеген искәртте. Террорчылыкка каршы көрәш – ул бер генә ведомствоның эше түгел, ә барлык җәмгыятьнең уртак бурычы. Шуңа күрә бу юнәлештә хакимият органнары, хокук саклау структуралары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, шулай ук гражданнарның үзара хезмәттәшлеге аеруча мөһим.

Кукмарада район хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе һәм оператив төркемнең утырышы узды

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев