Кукмарада район советының чираттагы сессиясе үтте
Анда балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсенә зур игътибар бирелде.
Район советының чираттагы сессиясе үтте. Анда балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсенә зур игътибар бирелде. Җәйге чор — балалар өчен ял итү, сәламәтлекне ныгыту, яңа белемнәр алу һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен иң кулай вакыт. Шуңа күрә район җитәкчелеге бу юнәлештәге эшне һәрвакыт контрольдә тотарга, балаларның җәйге ялын сыйфатлы һәм файдалы итеп оештыру өчен барлык шартлар тудырырлырга тиеш дип ассызыклады.
«Җәйге чорда районның яшьләр эше һәм спорт идарәсе тарафыннан балаларны эш белән тәэмин итү һәм сәламәтләндерү кампаниясе буенча юнәлешле эш алып барыла. 31 майдан Ринат Мөхәмәтшин исемендәге стадионда «Мөхәммәтшин Кубогы»на футбол буенча турнир башлана. Июнь аеннан августка кадәр Зур Кукмарадагы «Ялкын» һәм Лубяндагы «Атлант» яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында яшүсмерләрнең ялларын файдалы һәм актив итеп оештыру максатыннан иртәнге сәгать 10нан кичке 10га кадәр җәйге ял мәйданчыклары эшләячәк. 1 июньдә Балаларны Халыкара яклау көнендә дә бәйрәм чаралары оештырылачак. Спорт мәктәпләренең эш планнары нигезендә җәйге ялны оештыру өчен спорт лагеры программасы төзелде. 1 июньнән 14 июльгә кадәр укучылар тренерлары биргән өй эшләрен үтәячәкләр. Җәйге период дәвамында «Зилант» һәм «Олимп» спорт мәктәпләренең тренер-укытучылары үз укучылары белән элемтәдә булачак. Шулай ук төрле чаралар үткәрү планы да төзелде. Беседа форматында профилактик әңгәмәләр, квестлар, викториналар үтәчәк. ЮХИДИ инспекторларын да җәлеп итеп юл транспорт һәләкәтләрен профилактикалау, патриотик темага спорт чаралары да уздырылачак», — диде район яшьләр эше һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов үз чыгышында.
Җәйге сезонда «Нараткай» лагеры 4 смена эшләр дип көтелә. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 700 бала ял итәчәк. Олыяз урта мәктәбе базасында исә 300 балага 7 көнлек палаткалы лагерь ачыла. Шулай ук күрше районнардагы лагерьларга да укучылар җибәреләчәк.
Балаларның ялын оештыру 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар яшь үзенчәлекләре буенча атнага 12-24 сәгать эшләргә хокуклы.
Район җитәкчесе Сергей Димитриев сессия барышында депутатларның һәм җитәкчеләрнең тагын бер кат исләренә төшереп, җәйнең өч ае дәвамында барлыгы 1500 бала эш белән тәэмин ителергә тиеш дигән максат куйды. Бу уңайдан оешма-предприятиеләргә квота бүленеп биреләчәк.
«Хәзерге вакытта безгә 4 эш бирүчедән 53 балигъ булмаган яшүсмерне җәйге каникул чорына эшкә алырга заявка керде, 35 балигъ булмаучы үз эшен төгәлләде», — диде район мәшгүльлек үзәге җитәкчесе Әсхәт Хантимеров үз чыгышында.
Сессия барышында шулай ук районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр проекты хакында, Кукмара муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планы проекты турында һәм башка мәсьәләләр каралды.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев