Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада махсус хәрби операция зонасына җибәрергә «тәгәрмәчле мунча» әзерлиләр

Мобилизациядәге солдатларга мунча ясап ярдәм итү идеясе «Эко-Сервис» оешмасында «туа».

Бу көннәрдә Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасында эш бигрәк тә кызу. Мобилизациядә булган солдатларга гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрдән килгән азык-төлекләрне, башка кирәк-яракларны кабул итеп, аларны тартмаларга тутырып озатырга әзерләүдән тыш (сүз уңаеннан, дүшәмбе көнне бер Валдай машинасы тулы ярдәм шул якларга юлга чыкты), алар хәзер солдатларга МАЗ машинасы кузовына мунча ясау эшен оештыру  һәм бу эштә үзләреннән дә өлеш кертү белән мәшгуль.

Мобилизациядәге солдатларга мунча ясап ярдәм итү идеясе «Эко-Сервис» оешмасында «туа». 

«Оешмабызда резерв МАЗ чүп җыю машинасы бар иде һәм аның “база”сында үзйөрешле мунча ясарга мөмкин бит, дигән уй барлыкка килде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек тә булса ярдәм күрсәтәсе иде дип, хезмәттәшләребез белән сөйләшкәндә әлеге фикергә тукталдык. Район башлыгы Сергей Димитриев та идеябезне хуплады. Хәрби комиссар Альберт Гомәров белән дә киңәшләштек. Һәм әлеге МАЗны “Сугышчан кардәшлек” оешмасына илтеп тапшырдык», - ди оешма җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов.

2010 елгы МАЗ машинасын мунча итеп әзерләү өчен уңайлы, коры бина кирәк була. Зур Кукмарадан шәхси эшмәкәр Рафис Мөбарәкҗанов үз карамагындагы база-гаражны аларга берсүзсез тапшыра. Һәм бүгенге көндә биредә мунчаны тизрәк өлгертеп, солдатларга илтеп тапшыру буенча иртәдән кичкә кадәр эш бара. 

...Зур гына гараж эченә килеп кергәндә тимергә шак-шок суккан тавыш килә иде. Үзе дә Әфганстанда хезмәт иткән, Киндеркүл авылыннан  Фәнил Сабиров бер иптәше белән мунча каркасын әзерләп, эретеп-ябыштыру эшләрен башкара икән. Алар инде тимердән баскыч, мунчага керү өлеше, ишекләрне кую өчен «стойка»ларны урнаштырып бетереп киләләр иде. 

«Тимер-томыр эшләре тәмамлангач, эчке өлешкә,  агач материаллары һәм җылыткыч белән тышларга тотынабыз. Бу эшне якыннары махсус хәрби операциядә булган Мәмәшир ир-атлары үзебез башкарачакбыз, диделәр. Кукмарадан бер эшмәкәр – очсызрак хакка “вагонка” такталары, икенчесе  тимер “лист”лар бирде. Бер оста кыйммәт булмаган бәягә мунча миче ясап китерде. Шәхси пилорамасы булган, Ятмас-Дусайдан бер ир-ат бушка сайгаклар, идәнгә җәю өчен 30лы сайгак, борыслар бирде. Керү ишеген һәм ике тәрәзәне дә Кукмарадан ике эшмәкәр бүләк итте. Мунчаның алгы өлешенә кием-салымнарны куяр өчен сандыклар ясарга уйлыйбыз, эчке өлешенә җылы һәм суык су өчен баклар урнаштырылачак. Шулай ук бәлки чабынып, парланып утырасылары килер дип, кечкенәрәк кенә ләүкә дә ясалачак», - ди «Сугышчан кардәшлек» оешмасыннан Сергей Петров.

Билгеле булганча, районыбызда «Без бергә» дип аталган хәйрия фонды бар. Оешма-предприятие, учреждениеләрдә эшләүчеләрнең дә узган ел  бер көнлек хезмәт хаклары әлеге фондка күчте. Үзебездә һәм хәтта чит якларда яшәүче эшмәкәрләр дә игелекле эштән читтә калмыйча, «Без бергә» хәйрия фондына үзләреннән өлеш кертәләр. Автомунча өчен кирәк булган тимер «лист»ларга 50 мең сум акча да  әлеге фондтан алынды. Димәк, солдатларыбызга азмы-күпме безнең дә күңел җылысы, туган як җылысы барып җитәр дип ышаныйк. 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk