Кукмарада котыру чиренә каршы эт-мәчегә вакцинация үткәрелә
Соңгы яңалыклар

Кукмарада котыру чиренә каршы эт-мәчегә вакцинация үткәрелә

Ул бушлай ясала.

27 июль конне Кукмара ветеринария берләшмәсе котыру чиренә каршы эт-мәчегә түләүсез вакцинация уздыра. Прививка ясату мәҗбүри. Эт-мәчеләрегезне актив рәвештә түбәндәге адреслар буенча алып килүегезне сорыйбыз.

- сәгать кичке 4тән 5кә хәтле (16.00-17.00) Гафиятуллина урамы 8 йорт янында урнашкан «Городок» кибете янына;

- сәгать кичке 5тән 6га хәтле (17.00-18.00) Маяковский урамы 3А йорты «Магнит» кибете янына);

- сәгать кичке 6дан 7гә хәтле (18.00-19.00) Эшчеләр тыкрыгы урамы 26 йорт янына.


Фото: «Татар-информ» МА
 


Нет комментариев