Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ир мунчасында чыккан утны үзе сүндерә алган

Янгын Гафиятуллин урамында булган.

Кукмарада ир мунчада чыккан утны мөстәкыйль рәвештә сүндергән. Бу турыда районның 117нче янгын-коткару частенда  хәбәр иттеләр.

7 гыйнвар көнне 23.29 сәгатьтә  117нче янгын-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәре Гафиятуллин урамындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. 

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗасы каршы ала һәм мунчаның чормасында янгын чыгуын хәбәр итә. Ул алар килгәнче мөстәкыйль рәвештә утны су белән сүндергән. 

Янгын нәтиҗәсендә 0,5 квадрат метр мәйданда мунча түшәменә зыян килгән. 

Фото: 117нче янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев