Кукмарада ир-ат хатынына үтерү белән янаган өчен хөкем ителгән
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 49 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 119 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (үтерү белән янау).
Быелның 24 маенда төнлә Ош. Юмья авыл җирлегендәге үз өендә ир-ат исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә хатынына җәнҗал куптара. Ачуланышу барышында хөкем ителүче хатын-кызга тимер таба белән кизәнә, яный. Зыян күрүче тормыш иптәшенең сүзләрен чынлыкта кабул итә һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 240 сәгатьлек мәҗбүри эш башкару җәзасын билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев