Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче үлемгә китергән юл фаҗигасе өчен суд каршына басачак

Гаепләнүче үз гаебен таныды.

Кукмара районы прокуратурасы районда яшәүче 45 яшьлек кешегә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул, транспорт чарасы белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнә.

Эш материаллары буенча, 2022 елның 13 августында «Рено Дастер» автомобиль руле артындагы ир кеше Зур Кукмара авылы юнәлешендә хәрәкәт итә. Борылыш вакытында ул идарәне югалта, каршы хәрәкәт полосасына чыга, анда «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Калина» йөртүчесе авыр җәрәхәтләрдән һәлак була.

Гаепләнүче үз гаебен таныды. Җинаять эше район судына җибәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев