Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Галиева Заһидә Каюм кызына 90 яшь тулды

Юбилярга район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

Кукмарада яшәүче Галиева Заһидә Каюм кызы бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Туган көн иясен район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова тәбрикләде, юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге дә Заһидә апага бүләк җибәргән иде.

Кукмарада яшәүче Галиева Заһидә Каюм кызына 90 яшь тулды

Заһидә апа Олыяз авылында гомер кичерә, озак еллар күмәк хуҗалыкта эшли, соңыннан райпо кибетендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Пар канаты Әрхәметдин белән 5 балага гомер бирәләр. Соңгы 4 елда юбиляр кызы Нурсанә, кияве Рәүф гаиләсендә Кукмарада яши. 90 яшьлек әбинең 10 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

Кукмарада яшәүче Галиева Заһидә Каюм кызына 90 яшь тулды

Кукмарада яшәүче Галиева Заһидә Каюм кызына 90 яшь тулды

фото: Алсу сщлщхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев