Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче 42 яшьлек ханым мошенникларга 30 мең сум акча күчергән

Үзенчә яхшылык эшлисе килгән дә бит, диде ул.

«Сәлам. Ашыгыч рәвештә акча кирәк иде, биреп тора алмыйсыңмы?» Мондый төр СМС-хәбәрләр төрле мессенджерлардан сезгә дә килми калмыйдыр. Нишлисез: күрмәмешкә салышасыз һәм юкка чыгарасыз, хәбәрне ачып укыйсыз, акча юллыйсыз, дөреслеген шалтыратып сорыйсыз... Ә менә бер райондашыбыз исә телефонындагы хәбәрне күрүгә үк акча күчергән. Үзенчә яхшылык эшлисе килгән дә бит...

«29 март көнне ватсапта якын танышымнан СМС-хәбәр килде. Анда түбәндәгеләр язылган иде: „Сәлам, Варя (исеме үзгәртелде). 30 мең сум акча күчереп тор әле, ике сәгатьтән кире кайтарам“. Кызының фатиры ипотекага алынган бит, шуның өчен түләргә кирәктер инде, дим үземчә. Акчаны кайда җибәрергә кирәклеген сорап, җавап юлладым. Шул арада тиешле реквизитлар килде дә, банкның „Онлайн“ кушымтасына кереп, 30 мең сумны күчереп тә куйдым. Ә инде берничә минуттан танышым: „Минем шәхси аккаунтны „ватканнар“. Беркемнән акча сорамадым“, — дип белдерү элде. Әлеге мизгелләрдә ни әйтергә белмичә сүзсез калдым. Тик инде эш узган иде шул», — ди ялган юл белән акча эшләүчеләр тозагына төшкән ханым. 

Телефон аша аралашып төп башына утырткан кырыгалдарлар турында: «Алар шулкадәр оста эш итә, гүя сине гипнозлагандай, санаулы минутлар эчендә мәкерле уйларын тормышка ашыра», — дибез. Монда соң, гап-гади СМС-хәбәр бит, хәтта сылтама аша да керәсе түгел! 

— Реквизитлар буенча акча күчергәндә танышыгызның фамилиясе чыктымы соң? — дибез үзенә.

— Белмим шул, юк бугай. Күңелемә бераз шик төшсә дә, мин аны карап тормадым.

— Мондый төр хәбәр башкаларга да килгәндер. Сезнең шикелле алданучылар тагын буганмы?

— Юк, бер мин генә. Калганнар аңа шалтыраткан. 

— Сез бу хәлдән соң үзегезгә сабак алдыгызмы?

— Әйе инде. Хәзер мин, иң беренче эш итеп, дөреслекне ачыклаячакмын.

Бишенче дистәне ваклаган ханым белән аралашу әнә шулайрак барды. Ярый әле 300 мең сум сорамаганнар дип уйлап куйдык эчтән генә. Мошенникларны табуларын үтенеп, полициягә килгән райондашыбызның гаризасы буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла. 

Игътибарлырак булыйк инде, җәмәгать!

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев