Кукмарада Яңа ел тамашасы булды
Үтеп баручы Юлбарыс елының да санаулы сәгатьләре калып бара. Тиздән Яңа елга да аяк басачакбыз. Борчу-мәшәкатьләрне шушы елда калдырып, Куян елына күтәренке кәеф, шатлык-куанычлар белән генә атлыйк.
Бүген Кукмараның үзәк чыршысы тирәсендә район халкы Яңа ел тамашасын карарга җыелды.
Концерт район мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, иҗат коллективлары чыгышлары белән башланып китте. Кукмаралыларны һәм шәһәр кунакларын район башлыгы Сергей Димитриев якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде. Бәйрәмдә "Бина һәм территорияләрнең иң яхшы бизәлеше" конкурсына йомгак ясалды. Чара дискотека белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев