Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Кукмарада Гөлия Миннемуллин: «Иремне хезмәт урынына озатканнан соң, кабат боегып калабыз һәм „көтү“ режимына күчәбез»

Өлешчә мобилизацияләү башлангач, 2022 елның 23 сентябре көнне исемлектә үзенең дә исем-фамилиясе булу турында дулкынландыргыч хәбәр ала Әмир Миннемуллин. Бүгенге көндә аларның төп вазыйфа: миналарны зарарсызландыру һәм яңаларны кую. Якташыбыз Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен», «Миналардан арындырган өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Кукмарада яшәүче бик матур гаилә — Гөлия һәм Әмир Миннемуллиннарда кунак булып кайттык.

...Өйләре җылы, якты, иркен, бүлмәләрне тутырып, кош балаларыдай чыркылдаша-чыркылдаша, ике сабый йөгерешеп уйнап йөри. Гөлия белән Әмирнең дә үз мәшәкатьләре: хуҗабикә аш-су өстәле тирәсендә кайнаша, гаилә башлыгының ишегалды, бакчаларны тәртипләп керүе. Бәхетле, тулы һәм тату гаилә яшәүче йорттан шатлык нуры бөркелә, диюләре шушы түгелмени соң?!

«Әтиебез өйдә вакытта, чыннан да, бик рәхәт бездә. Тик менә ике атналык ялы гына күз ачып йомганчы үтеп китә. Аны хезмәт урынына озатканнан соң, кабат боегып калабыз һәм „көтү“ режимына күчәбез», — ди махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан ире турында Гөлия.

Әмир Миннемуллин — тумышы белән Чишмәбаш авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиягә алынып, Белгород өлкәсенең инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт итә, аннан сержант хәрби дәрәҗәсендә кайта, заводка эшкә урнаша. Өлешчә мобилизацияләү башлангач, 2022 елның 23 сентябре көнне исемлектә үзенең дә исем-фамилиясе булу турында дулкынландыргыч хәбәр ала ул. 

«Без әнинең күлмәк итәге астында качып утыручылардан түгел. Шуның өчен дә чакыру булуга, башка райондашлар белән бергә юлга кузгалдым. Бүгенге көндә безнең төп вазыйфа: миналарны зарарсызландыру һәм яңаларны кую. Бүлекчә командиры буларак, егетләр белән бергә бик еш хәрби бурыч үтәү урынына чыгарга туры килә. Хезмәттәшләр арасында якташлар да бар. Алар гына түгел, башка егетләр дә миңа бертуганнар шикелле якын һәм кадерле. Гуманитар ярдәмне алабыз, барлык волонтерларга, изге эшкә үз өлешен кертүчеләргә бик рәхмәтлебез», — ди Әмир.

Пар канаты, Кенәбаш авылы кызы Гөлиянең мәхәббәте, авыр вакытларда аның юату сүзләре, теләктәшлеге Әмиргә сынауларны уңышлы үтәргә ярдәм итә, аңа тагын да көч өсти. 

Якташыбыз узган елның 28 апрелендә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен», ә шул ук елның 6 июлендә «Миналардан арындырган өчен» медальләре белән бүләкләнә. 

«Без 2012 елда таныштык. Ул чагында мин Лаештагы юридик көллияттә укый идем. Әмирнең күршесе дә шунда белем алган. Бервакыт ул аннан: „Бездә чибәр кызлар күп, берәрсенең телефон номерын биримме?“ — дип сорый. Әлеге номер минеке булып чыга. Без иң элек телефоннан СМС-хәбәрләр языштык, ә инде бер айдан очраштык. Атна ахырында ялга кайткач, эштән соң Әмир авылыбызга кунакка килде. Шуннан бирле без бергә. Биш ел очрашып йөреп, хисләребезне сынадык, ә инде 2017 елда гаилә кордык. Бүгенге көндә алма кебек ике балабыз үсеп килә. Беренче күрешүдә үк бер-беребезне ошаттык, дисәм дә ялгыш булмас. Әмир үзенең тырыш, акыллы, ипле, игътибарлы булуы, йомшак теле белән күңелемне яулады. Хәзер дә нәкъ шундый ул, бер үзгәрмәде. Аллага шөкер, җиде ел эчендә бер тапкыр сүзгә килгәнебез булмады. Алга таба да мәхәббәтебез кимемәс, күзләрдәге шатлык очкыннары сүнмәс дип ышанам», — ди Гөлия.

Парлы матур тормыш итүнең серен дә бер-береңне ярату, хөрмәт итүдә дип саный яшьләр.

«Әлбәттә, иң зур бәхет ул — балалар. Мин әлегә алар белән гел була алмыйм. Шуның өчен бар авырлык Гөлия җилкәсенә төшә. Балаларны тәрбияли, йортны тәртипләп алып бара. Быел хуҗалыкта шактый зур гына төзекләндерү эшләре башкардык. Дөресрәге, мин телефоннан хатынга өйрәтеп тордым, ул эшләүче егетләргә җиткерде. Менә дигән итеп башкарып чыктылар. Сабыр, тырыш булуыннан тыш, искиткеч аш-су остасы да әле ул. Махсус хәрби операция зонасында да аның тәмле ризыкларын еш искә алам. Тагын шуны әйтәсем килә: ике елдан артык читтә яшәү вакытында гаиләмнең ни дәрәҗәдә газиз булуын, әти-әни, якыннарның кадерен тагын да ныграк аңладым. Шуның өчен дә ялга кайткач, аларга булдыра алганча күбрәк игътибар бирергә, бер минутны да юкка сарыф итмәскә тырышам», — ди Әмир.

Миннемуллиннарның уллары Саматка — 6, ә кызлары Ясминәгә 3 яшь. Әтиләре өйдә вакытта әни беразга онытылып тора, балалар күбрәк аның тирәсендә бөтерелә.

«Бергәләп уйныйбыз, җырлыйбыз, шашлык пешерәбез. Безнең әти — Герой. Аны бик яратабыз», — ди Самат. 

Гөлия социаль челтәрләрдәге шәхси битендә, статусларда һәрдаим гаилә тормышларындагы истә кала торган мизгелләрне теркәп бара. Сокланып карыйбыз үзләренә. Әлеге яшь гаиләнең бәхет касәсе алга таба да тулып торсын! 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6