Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды

Фестивальдә районны Сәлахетдиновлар гаиләсе тәкъдим итте.

Олыяз мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Анда Әгерҗе, Арча, Кукмара, Менделеевск, Саба районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән гаиләләр үзләренең нәселләрен тәкъдим итте.

Һәр гаиләнең үзенә генә хас тарихы, үткән юлы һәм бүгенгесе бар — алар кабатланмас һәм үзенчәлекле. Бу истәлекләрне тыңлаган саен халкыбызның бай мирасына, тирән тамырлы гореф-гадәтләренә соклану хисе туа. Өстәлләрне бизәгән берсеннән-берсе тәмле, мул ризыклар, күз явын алырлык нәфис кул эшләре исә халкыбызның уңганлыгын, тырышлыгын һәм күңел байлыгын ачык чагылдыра.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район башлыгы урынбасары Резеда Гаяновалар сәламләде.

— Әлеге фестиваль шәҗәрәләр конкурсы үткәрелә башлаган чорда барлыкка килде. Без бик күп кешеләрнең үз нәселләре белән кызыксынуын күрдек, алар милли ризыклары, киемнәре, тарихи ядкарьләре турында бай мәгълүмат туплады. Гаилә дигән төшенчә үзе үк күпбалалылыкны күз алдында тота. Нәкъ менә шушы фикерләр нигезендә фестиваль туды. Беренче тапкыр ул Кукмарада уздырылган иде, һәм анда катнашкан гаиләләрне без бүген дә җылы хисләр белән искә алабыз. Быел да Кукмара безне бик яхшы шартларда, ачык йөз белән каршы алды, — диде Гөлнара Габдрахманова.

Әлбәттә, чараның үзәгендә — нинди милләттән, диннән булуына карамастан — гаилә тора. Әти-әниләр балаларын яратырга, тәрбияләргә тиеш, ә балалар, үз чиратында, өлкәннәрне хөрмәт итәргә бурычлы.

Фестивальдә районны Сәлахетдиновлар гаиләсе тәкъдим итте. Алар Туембаш авылыннан Әхмәтшиннар нәселе турында киң, бай һәм эчтәлекле чыгыш ясады. 

— Безнең шәҗәрә 1600 еллардан, борынгы бабаебыз Карабайдан башлана. Нәселебездә бик күп зыялы, укымышлы кешеләр бар. Минем әбием Каимә Туембаш авылында почта бүлекчәсен җитәкләгән. Аның гаиләсе авылда зур хөрмәткә лаек булган. Гарәфетдин бабам сугышта укчылар полкында рота командиры булган. Ул, Берлинга кадәр барып җитеп, Рейхстагны алуда катнашкан. Аның хәтта шунда төшкән фотосы да бар. Ул ике тапкыр яралана, Кызыл Йолдыз һәм башка бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Каимә әбиемнең олы абыйсы Хәсән Әхмәтшин — шулай ук сугыш ветераны, юрист, Мәскәүдә хәрби академиядә укыткан. Ул — 170кә якын фәнни һәм укыту-методик әсбаплар авторы. Кукмарада аның исемендәге урам да бар. Аның улы Наил дә бик укымышлы кеше, Кытай культурасы буенча белгеч була. Ә әбиемнең энесе Мәгъсүм күп еллар Туембаш авылында мулла булып торды. Шулай ук нәселебездә икътисадчылар, рәссамнар һәм башка һөнәр ияләре дә бар, — диде ул.

Венера ханым тортлар пешерергә ярата, бу мәхәббәт дәү әнисе Минлебикәдән бирелгәндер дип уйлый. Чөнки ул Кукмараның танылган пешекче-кондитеры булган. 2022 елда ул «Пятница» федераль каналында үткәрелгән «Кондитер» тапшыруында катнашып, югары нәтиҗәгә иреште. Быел да әлеге канал аны кабат тапшыруга чакырган. Бүгенге чарада да Сәлахетдиновларның өстәлен матур итеп ясалган тортлар, пирожныйлар, милли ризыклар бизәде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев