Әлеге хәл быелның май аенда була.
Кукмарада 59 яшьлек ир-атны туганын үтерү белән янаган өчен хөкем иткәннәр. Бу турыда Кукмара районы прокуратурасында хәбәр иттеләр.
«Әлеге хәл быелның май аенда була. 59 яшьлек Чуллы авылы кешесе, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, туганы белән бәхәскә керә һәм аны кыйный, шуннан соң куллары белән муеныннан тота, үтерү белән янап буа башлый», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 200 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләгән.
Карар үз көченә кермәгән.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев