Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара удмуртлары өчен яңа «Вамыш» газетасы 400 данә тираж белән чыга башлады

Газетада актуаль яңалыклар рус телендә чыккан район газетасыннан тәрҗемә итеп бирелә.

Агымдагы елның 5 апрелендә Кукмара районында беренче тапкыр удмурт телендә газета нәшер ителә башлаган. Аны «ТАТМЕДИА» АҖ урындагы филиалы гамәлгә куя. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Кукмара районында 1930 елда рус һәм татар телләрендә ике газета бастырыла башланган. 2021 елдан «Трудовая слава» газетасында айга бер тапкыр «Вамыш» исеме астындагы удмурт полосасы бастырылып килгән.

«Күптән түгел, 5 апрельдә, «Вамыш» исемле үзаллы газетаны чыгара башладык. Ул 8 полосалы булып, 400 данә чамасы тираж белән нәшер ителә. Әйтәсебез килә, бу газета – районның удмурт халкына зур бүләк. Республика җитәкчелегенә рәхмәтлегебезне белдерәбез. Кукмара районы халкының гомуми саны 52 меңнән артык кеше тәшкил итә. Статистика күрсәткәнчә, удмуртлар икенче урында тора, шуңа күрә аларның туган телләрендә газета бастыру бурычы булды. Безнең районда 6 удмурт җирлеге бар, 4-5 удмурт мәктәбе бар. Алар бик актив, авторлар безгә хәбәрләрен җиткерәләр, язалар», – дип сөйләде баш мөхәррир - «Хезмәт даны» редакциясе филиалы җитәкчесе Эльвира Миңнәхмәтова.

Газетада актуаль яңалыклар рус телендә чыккан район газетасыннан тәрҗемә итеп бирелә. Бу материаллар газетаның беренче полосаларына чыгарыла. Калган битләрдә райондагы удмурт милләтенең яшәеше, вакыйгалар яктыртыла.

«Бу газета тарихы 2014 елда башланды. Районның активистлары җыелып, удмурт телендә газета чыгару хакында сүз кузгатты. Әлбәттә, бу эшнең башлангычында Кукмара удмуртларының күренекле шәхесе һәм «ВужМем» удмурт тарихи-мәдәни җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Владимир Жуков тора, бу аның идеясе иде. Кукмара районы – республикада иң күп удмурт халкы яшәгән як , без үз газетабызны булдыра алабыз, дип әйтә иде. Ләкин ул вакытта «Трудовая слава» газетасы кысаларында гына «Вамыш» барлыкка килде», – диде Кукмара районының удмурт милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Семенов.

Газетаның баш мөхәррире белдерүенчә, язылу кампаниясе барышында удмурт авылларында халыкның фикерләрен белешкәннәр. Алар үз туган телләрендә газета чыга башлауга ихлас сөенеп, үзләренең теләкләрен һәм тәкъдимнәрен әйткәннәр. Мәсәлән, бик әдәби телдә булмасын, дигән удмуртлар.

Газета һәр җомга нәшер ителәчәк, Россия төбәкләрендә яшәүчеләр басманың электрон версиясенә дә язылу мөмкинлегенә ия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев