Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара участок инспекторлары тәүлек буе хезмәттә

Газета һәм телевидение журналистлары, участок инспекторлары белән рейдка чыгып, хезмәтләрен үз җилкәсендә татыды.

Шул өлкәдә кайнамаган кеше участок инспекторларының хезмәте ни дәрәҗәдә авыр, катлаулы икәнен күз алдына да китермидер. Алар, йортларга йөреп, кешеләрнең хәл-әхвәлен белешә, мошенниклар, төрле акцияләр хакында сөйли, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә, элегрәк хөкем ителгәннәр, исәптә торучылар белән кисәтү әңгәмәләре алып бара, авыр тормышлы гаиләләрне күз уңында тота. Өстәвенә кизү торырга, гариза һәм шикаятьләр эзеннән, җинаятьләр урынына да чыгарга кирәк...

«Бүгенге көндә районда 16 участок инспекторы хезмәт күрсәтә. Эш көне иртәнге сәгать сигездә башланып, кичке сәгать җидегә кадәр дәвам итә. Шулай ук хезмәт вазыйфаларын үтәү өчен инспекторлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эш урынына чыгарга әзер булырга тиеш», — ди участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Закирова. 

...9 ноябрь иртәсе. Район эчке эшләр бүлегенең дежур частена тимер юл вокзалы хезмәткәреннән бер ир-егетнең поездларны фотога төшерүе турында хәбәр алына. Участок инспекторлары Айрат Гыйльметдинов һәм Илфар Хәевлар, без килгәндә, инде шикләнелүче кеше белән аралаша иде.

Кукмара участок инспекторлары тәүлек буе хезмәттә

«Үзенең сөйләве буенча, ул Кукмарага Яр Чаллы шәһәреннән берничә көнгә килгән. Нәкъ менә поезд һәм тимер юл линияләрен фоторәсемгә төшерү күп еллар дәвам итә торган шөгыле икән. Без "кунак"ның документларын, сумкасын карадык, шикле бер әйбер дә тапмадык. Фотоаппаратында исә тимер юл белән бәйле кадрлар, чыннан да, бик күп иде. Хәбәр юллаучы белән сөйләштек, шулай ук әлеге егеттән дә аңлатмалар алдык һәм мәгълүматлар базасыннан тагын бер кат тикшерү өчен, полиция бүлегенә алып килдек», — ди участок инспекторлары. 

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләре фоторәсемгә төшерүченең автомобилен, ул вакытлыча алып торган фатирны тикшергән, аның начар ният белән йөрмәве ачыкланган. 

Айрат Гыйльметдинов шәһәрнең «Төньяк» һәм «Южный 1» микрорайоннарына хезмәт күрсәтә. Инспекторның хокук сагында 20 елга якын эшләве күренә: күпләр таный, машинасыннан төшеп, башы күренүгә үк янына килеп исәнләшәләр. 

«Участок инспекторы гадел булырга, һәркемгә шәхес итеп карарга, дөрес нәтиҗәләр ясый белергә тиеш. Аның беркайчан ялгышырга хакы юк. Чөнки безнең кечкенә генә бер хата да кешенең киләчәк язмышын хәл итәргә мөмкин. Яшьләргә, бүлеккә яңа гына урнашып, үз эшчәнлекләрен башлап җибәрүче егет-кызларга да бу хакта даими аңлатабыз» , - ди Айрат Гыйльметдинов.

Күпкатлы өйләрдәге йорт комитеты рәисләрен участок вәкилләренең уң кулы, дисәк, шулай ук ялгыш булмас. Кукмаралы Алексей Костылев тыгыз элемтә, хезмәттәшлек өчен үзенең рәхмәт сүзләрен дә ирештерде. 

«Инспектор бер кат йорт тирәсен, ишегалдын күзәтеп китсә дә, күңелгә тыныч булып кала. Шөкер, соңгы вакытта начар холыклы кешеләр безнең тирәдә кимеде. Кемнәр генә очрамый бит полиция хезмәткәрләренең юлында. Аларның кайсын ачуланырга, кайсын мактап алырга кирәктер, аннары йомшак кына әйтелгән бер сүз дә кешенең күңелен эретеп җибәрергә мөмкин», — ди йорт комитеты рәисе. 

Илфар Хәев участок инспекторы вазыйфасында әле бер генә ел. Шуңа да карамастан аның турында остазлары, тәҗрибәле инспекторлар инде бик яхшы, уңай фикердә.

«Казанда югары уку йортын тәмамлап, армия хезмәтендә булып кайттым да район эчке эшләр бүлегенә урнаштым. Шәһәрнең үзәк урамы башлыча минем карамакта. Яшьләр, өлкәннәр белән дә уртак тел таптым, дияргә була. Проблемалар да булмый калмый инде. Кайбер кешеләр күршеләрен тавышлана дип зарлана, ә кемнәрнедер мошенниклар шалтыратып борчый. Бер мөрәҗәгатьне дә читләп узган юк. Даими рәвештә кисәтү әңгәмәләре дә уздырам. Юлдагы иминлекне саклау өчен ЮХИДИ инспекторлары белән юлга да еш чыгабыз. Әлбәттә, шоферлар арасында төрле холыклылары очрый. Әмма закон таләбен бозмагансың икән, нигә куркырга?! Миңа үз хезмәтем бик ошый. Эшләргә теләге булган кешегә бернинди авырлык та киртә була алмый», — ди Илфар. 

Кукмарада яшәүче Фәүзия апа Закировага да участок инспекторы үзенең исем-фамилиясе, телефон номеры язылган мәгълүмати карточка бирде, алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрдән сак булырга чакырды. 

«Таныш түгел номердан шалтыратсалар да, русча эндәшәләр икән, шул арада телефонны сүндерәм. Аларның капкынына эләгүчеләр турында гел сөйләп торалар бит. Шуның өчен бик куркам. Мин күпкатлы йортта яшим. Аллага шөкер, бездә бик тыныч, тавыш чыгаручылар, тынычлыкны бозучылар юк. Алга таба да шулай була күрсен. Әмма безне яклаучы һәм саклаучының кем икәнен белеп тору да комачау итми», — ди Фәүзия апа.

Кукмара участок инспекторлары тәүлек буе хезмәттә

Участок инспекторлары рейд вакытында сәүдә үзәкләренә кереп тә, сатучылар белән иминлек мәсьәләләре турында сөйләште. Шулай ук алар кибетләрнең мәгълүмати стендларына ялган акча ясаучылардан сак булуның мөһимлеге язылган листовкалар да элде.

Көнебез әнә шулай сизелмичә узды да китте. Дөресен әйтергә кирәк: арылды. Без әкрен генә җылы өйләребезгә юл тотсак, инспекторларның берсен — киңәшмә, ә икенчесен төнге кизү тору көтә иде...

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев